Республика урманчылары бүген бер мәйданга - “Казан ярминкәсе”нә җыелды. Күргәзмәләр үзәге территориясендә урман хуҗалыклары үзләренең мәйданчыгын әзерләп, килгән кунакларны эш күрсәткечләре белән таныштыра, аларга җитештерелгән продукциясен тәкъдим итә. Бүген биредә “Урман һәм кеше” дигән V төбәк форумы белән традицион “Агач эшкәртү” һәм “Интермебель” күргәзмәләре ачылды. Чараларның тантаналы ачылышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Анатолий Булдаков, ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев һ.б. дәрәҗәле кунаклар катнашты.
Форум һәм күргәзмәләрнең рәсми ачылышы башланганчы урманчылар бәйрәм итте. Традициягә тугрылыклы калып, бу юлы да форум кысаларында Урманчыларның кече Сабан туе оештырылган. Махсус әзерләнгән мәйданда милли бәйрәмнең барлык атрибутлары, аңа хас булган йоларларның барысы да үтәлде. Урманчы ир-егетләр һәм хатын-кызлар кашык белән су ташуда, таяк тартышуда, капчык сугышында, капчык киеп йөгерүдә иң җитезләрне ачыклады. Дәрәҗәле кунаклар башта урман хуҗалыклары презентацияләгән мәйдан белән танышты, аннан соң Сабан туе күренешләрен күзләде. Күнел ачуларны әкренләп урманчылык казанышларын һәм проблемаларын чагылдыручы рәсми чаралар алмаштырды.
Форум һәм күргәзмәләрнең рәсми ачылышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков бу чараларның ел саен уздырыла торган традицион зур бәйрәмгә әйләнүен искәртте. Аның фикеренчә, форум һәм күргәзмәләр барлык урманчылыкларны бер мәйданга җыю, тәҗрибә алмашу, продукция тәкъдим итү, проблемаларны күтәрү ягыннан гаять әһәмиятле. Илдар Халиков искәртүенчә, урман хуҗалыгы тармагында әле проблемалар җитәрлек. Алар республикада урман массивлары мәйданын арттыру, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, үсемлек һәм агачларның сирәк төрләрен саклап калу белән дә бәйләнгән.
Тармак министрлыгы һәм урманчылыклар тарафыннан бу проблемаларны чишү өчен күп эшләр башкарыла, дип Премьер-министр тармак хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аның ассызыклавынча, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү зур әзерлек таләп итә. “Узган ел янгын куркынычсызылыгы өлкәсендге эш тәҗрибәсе быел да уңышлы файдаланылыр”, дигән ышаныч белдерде Илдар Халиков.
Премьер-министр бүгенге чаралар уңаеннан республика урманчыларына Президент Рөстәм Миңнехановның сәламләвен ирештерде. Билгеле булганча, “Урман һәм кеше” төбәк форумы моннан биш ел элек ул чакта ТР Премьер-министры вазифасын биләгән Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән уздырыла башлаган иде.
“Шушы вакыт эчендә әлеге форум урман комплексы хезмәткәрләренең, фән эшлеклеләренең, Россия һәм чит ил инвесторларының эшлекле очрашулары уза торган абруйлы мәйданга әйләнде. Форум кысаларында фикер алышына торган актуаль темалар урман тармагын модернизацияләү, аның инвестицияләр җәлеп итү сәләтен күтәрү, урманнарны торгызу эшен оештыру, урман янгыннарына каршы көрәшнең нәтиҗәле системасын булдыруга кагыла. Татарстанда әйләнә-тирә мохитне саклауга һәм торгызуга җитди игътибар бирелә. Республикада кыска вакыт эчендә бу максатларны күздә тотып янгын-техник станцияләре челтәре, заманча Урман селекция-орлыкчылык үзәге сафка бастырылды. Төбәк форумы яңа эшлекле элемтәләр урнаштыруга ярдәм итәр, фән һәм производство арасында диалог булдыруның нәтиҗәле инструменты булыр, тармак үсешенең перспективаларын билгеләргә ярдәм итәр”, - дигән ышаныч белдерә Рөстәм Миңнеханов.
Форумда һәм күргәзмәләрдә катнашучыларны шулай ук Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Анатолий Булдаков сәламләде. Ул аларга уңышлы эшчәнлек һәм заказлар теләде.
Форум һәм күргәзмәләрне ТР Урман хуҗалыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары, РФ Урман сәнәгате хезмәткәрләре берлеге оештырган. Чаралар ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә РФ Хөкүмәте булышлыгында уздырыла.
Быелгы Агач эшкәртү” һәм “Интермебель” күргәзмәләрендә Россиянең 24 шәһәреннән 80 нән артык фирма катнаша. Шулай ук биредә Белоруссия, Алмания, Италия, Кытай, Төркия компанияләренең вәкиллекләре урман сәнәгате һәм агач эшкәртү комплексы өчен технологияләр һәм җиһазлар, мебельнең киң ассортиментын, дизайнер чишелешләрен тәкъдим итә.
Күргәзмәләр ачылышыннан соң кунаклар аларның экспозицияләре белән якыннан танышты. Биредә аларга ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев Урман селекция-орлыкчылык үзәген презентацияләде. Күргәзмәләр экспозицияләре белән танышып чыкканнан соң, Премьер-министр Илдар Халиков, соңгы биш елда республиканың урман хуҗалыгы тармагында алгарыш еллары булуын ассызыклады. “Кызганыч, бүген республика территориясенең 17 проценты гына урманнар белән капланган. Бүген министрлык алдында торган төп бурычларның берсе - урманнар мәйданын сизелерлек арттыру”, -дип басым ясады ул. Аның белдерүенчә, РФ Хөкүмәте булышлыгында һәм ТР Президенты карары белән республикада махсус төзелгән селекция-орлыкчылык үзәге шуңа хезмәт итәчәк. Илдар Халиков ассызыклаганча, алда торган бурычлар яңа үсентеләр утырту белән генә чикләнми, булган урманнарны саклап калу белән дә бәйле. Ул урманчыларның муниципалитетлар, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә урманнарны янгыннардан саклау өчен зур көч куярга тиешлеген искәртте.
Соңрак “Урман һәм кеше” форумының пленар утырышы узды. Төштән соң форум кысаларында “түгәрәк өстәлләр” узачак. Алар урманнарны торгызуның актуаль проблемаларына, бу өлкәдә аренда мөнәсәбәтләренә багышлана.
“Агач эшкәртү” һәм “Интермебель” күргәзмәләре 8 июньгә кадәр эшли.