Бүген Татарстанның Биектау районы Усад авылында яңа Усад спирт заводының нигезенә беренче ташны салу тантанасы булды. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Калимуллин, “Татспиртпром” ААҖ генераль директоры Гиоргий Куприянов һәм башкалар катнашты.
Чара концерт программасы белән башланды, аннан соң кереш сүз белән ТР Хөкүмәте башлыгы, “Татспиртпром” ААҖ Директорлар советы рәисе Илдар Халиков чыгыш ясады.
“Бүгенге вакыйга гади генә түгел – эре һәм заманча завод төзү эше башланды. Бүген Татарстанда спирт тармагында кокурентлык сәләте бик мөһим. Соңгы елларда заводларга реконструкция ясау буенча зур эшләр башкарылды, инде бүген “Татспиртпром”ның бик күп партнерларны җәлеп итә алырлык итеп гомуми структурасы үзгәрде”, - дип билгеләде ул.
И.Халиков сүзләренә караганда, республикада авыл хуҗалыгы яхшы үскәнгә күрә дә, спирт сәнәгатендә уңышлар күзәтелә, спирт заводлары эше нигезендә - тиешле күләмдә кергән сыйфатлы чимал.
“Яхшы оештырылган партнерлык элемтәләре 1 миллиардтан артык инвестиция салыначак әлеге заманча завод Россиядә иң яхшысы һәм иң эреләрнең берсе булыр дип ышанырга мөмкинлек бирә”, - дип сүзен тәмамлады ТР Премьер-министры.
Тантаналы өлештән соң чарада катнашучылар яңа заводның нигезенә беренче ташны һәм 50 елдан соң алыначак киләчәк буынга хат белән капсуланы салуда катнаштылар. Моннан тыш, Илдар Халиков спирт заводы тарихы өчен төзелеш каскасында символик рәвештә имзасын куйды.
Алга таба чарада катнашучылар гамәлдәге Усад спирт заводы эше белән таныштылар.
Тәүлегенә 10 мең ректификацияләнгән этил спиртын җитештерә торган яңа спирт заводын төзүне “Татспиртпром” ААҖ башлады. Төзелеш мәйданы сыйфатында “Татспиртпром” ААҖнең гамәлдәге филиалы “Усад спирт заводы” сайланды.
Яңа завод спирт җитештерү өлкәсендә дөньяның алдынгы тенденцияләрен исәпкә алып төзеләчәк. Аны җитештергәндә ярмага “пилинг” ясау технологиясе кулланылачак, бу спиртның тәм характеристикасын яхшыртырга ярдәм итәчәк. Җитештерүне автоматлаштыру системасы җитештерү цехларында минималь күләмдә эшче персоналы булуын күз алдында тота.
Җитештерүнең күпчелек этабы энергоэффектлылыкның заманча принципларына нигезләнә. Яңа заводта су белән тәэмин итүнең әйләнмәле системасын кертергә планлаштырыла, ул сәгатенә 2500 кубометр суны экономияләргә ярдәм итәчәк.
Усад спирт заводының суыту процессларына әзерләнгән су файдаланылачак. Заводның җитештерүчәнлеге артуга бәйле җылылык басымы артачак, шуңа күрә котельныйга реконструкция ясалачак.
Заманча кайнар көпшәле казаннар урнаштыру планлаштырыла. Аларны кую 15-20 процентка электр энергиясен экономияләргә ярдәм итәчәк, тагын 2-3 процент табигый газга экономия булачак.