Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Дмитрий Медведев "Иннополис-Казан" шәһәре төзелешенә старт бирде
2012 елның 9 июне, шимбә
Бүген Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев, РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов IT-паркның беренче бинасы – булачак “Иннополис Казан” территориаль-махсус инновацияле үзәге нигезенә, яшь буынга юллама белән капсула салу тантанасында катнашты.
“Бүген һава торышы яхшылардан булмаса да, көн искиткеч, - дип,башлады сүзен ил Хөкүмәте башлыгы. – Мин барыгызны да Татарстан һәм тулаем алганда ил үсеше тарихында яңа бит ачылуы белән тәбриклим. Бүген без яңа проектка старт бирәбез. Әлегә биредә нәрсә булачагын күз алдына китерүе кыен, әмма мин берничә елдан монда яңа шәһәр калкып чыгу шаһитләре булырбыз һәм анда төбәкне, илне һәм үз тормышын үзгәртергә теләгән кешеләр яшәр дип ышанам”.
Дмитрий Медведев биредә күпсанлы кешеләргә иҗади потенциалын тормышка ашырырга ярдәм итәчәк күркәм инновацияле үзәк төзеләчәгенә өметен баглады.
“Әлеге иннополисны төзүчеләр һәм яшәүчеләре дә сез булырсыз”, - дип мөрәҗәгать итте РФ Хөкүмәте башлыгы чарада катнашучы студентларга. “Әлегә монда бушлык, әмма тырышсагыз, барысы да барып чыгар”, - дип төгәлләде ул чыгышын.
Рөстәм Миңнеханов бу вакыйганы Татарстан өчен генә түгел, Россия өчен дә тарихи дип атады. “Монда иннополис төзелеше – безнең өчен зур горурлык. Бездә тәҗрибә дә, IT-кластер да, талантлы яшьләр һәм уңышка омтылучанлык та бар һәм без аларны тагын да камилләштерәбез”, - дип ассызыклады Президент.
Чыгышлардан соң мактаулы кунаклар кулларына төзелеш бияләйләре киеп, махсус кораллар алып, капсула салуга кереште, башта аның эченә Дмитрий Медведев яшь буынга юллама белән флеш-карта салды.
Бу юлламада түбәндәге юллар бар: “Бу вакыйга Татарстан өчен генә түгел, ә ил күләмендә әһәмиятле. Без ышанабыз, иннополис төзелеше мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшләүче Россия компанияләре үсешенә җитди этәргеч бирәчәк. Иннополиста яшәүче яшьләр үзләренең иң кыю идеяләрен тормышка ашыру өчен искиткеч мөмкинлеккә ия булачак, ә биредә тудырылган шартлар бүгенге көндә үк чикләре булмаган мәгълүмати технологияләрнең глобаль базарында күрелмәгән үрләрне яуларга йогынты ясаячак... Без сезгә, Россиягә, көчле һәм куәтле державага ышаныч баглыйбыз”.
Казанның инновацияле шәһәр-иярчене Татарстанның Югары Ослан районында калкып чыгачак. “Иннополис Казан” проектының мастер-планын эшләүне "RSP-Architects" сингапур компаниясе башлыгы – архитектор Лиу Тай Кер җитәкли. Инженер тикшеренүләрен “Казан Гипронииавиапром” ЯАҖ алып бара.
1200 га мәйдандагы территориядә берничә дистә мең IT-белгечләрне, аларның гаилә әгъзаларын һәм хезмәт күрсәтүче персоналны кертеп, 150 меңгә якын кеше эшли һәм яши алачак. Алар өчен барлык кирәкле инфраструктурасы – балалар бакчасы, мәктәпләре, музее, мәдәният йорты, кибетләре, медицина үзәге, күңел ачу учреждениеләре IT-университеты һәм паркы булган торак комплекс сафка бастырылачак.
Төзелешнең беренче чираты 2012-2014 нче елларга билгеләнгән.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз