Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Хөкүмәте Йортында Казанда узган АТЭС форумы чараларына нәтиҗәләр ясадылар
2012 елның 13 июне, чәршәмбе
АТЭСта катнашучы илләрдән 3,5 меңнән артык кунак ТР башкаласында 20 майдан 5 июньгә кадәр узган “Азия-Тын океаны икътисади хезмәттәшлеге” форумы чаралары кысаларында Казанда булдылар. Казанда барлыгы 37 төрле утырыш, семинар, киңәшмә, эш төркемнәренең һәм комитетларының утырышлары үтте.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында брифингта республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров сөйләвенчә, форумның Казан кластеры катнашучылар саны буенча да һәм чараларның масштабы буенча да иң зурларының берсе булды.
“Татарстанны АТЭС форумы чараларын уздыру өчен сайлау югары ышанычны һәм икътисад үсешендә безнең республиканың уңышларын тануны күрсәтә”, - дип билгеләде министр урынбасары. Ул 2011 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның тышкы сәүдә әйләнеше 2,5 миллиардтан артык доллар, шул исәптән, АТЭС илләре белән – 1,5 миллиардка якын доллар тәшкил итүен искәртте.
“Республиканың икътисадның төрле секторларында АТЭС илләре компанияләре катнашында масштаблы проектлар тормышка ашырыла. ТРның Кытай, АКШ, Вьетнам, Япония, Канада, Индонезия кебек илләр белән сәүдә-икътисади хезмәттәшлеге үсә. Республика инновацион инфраструктураны үстерү өлкәсендә Сингапур белән актив хезмәттәшлек итә”, - дип искәртте Р.Кабиров.
Казанда уздырылган АТЭС форумы чаралары барышында Россия игълан иткән приоритет кысаларында көн тәртибендә булган барлык төп юнәлешләр буенча эш дәвам ителде. Министр урынбасары искәртүенчә, сәүдә һәм инвестицияләрне либеральләштерү мәсьәләләре, региональ икътисади интеграция, шулай ук азык-төлек куркынычсызлыгы, транспорт-логистика чылбырларын һәм инновацияләргә ярдәм итүне үстерү сөйләшүнең төп темалары булды.
Форум чараларында федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре белән бергә Татарстан вәкилләре дә катнашты.
Автомобиль сәнәгатенә багышланган утырышта АТЭС икътисады вәкилләре Татарстанның иң мөһим сәнәгать тармакларының берсе булган автомобиль төзүнең инновацион үсеше һәм автокомплектлаштыра торганнарны җитештерү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
27 майда узган инвестиция мәсьәләләре буенча эксперт төркеменең утырышында катнашучылар республикада шәхси-дәүләт партнерлыгы принципларын тормышка ашыру белән таныштылар. “Шәле-Баулы” автомагистрален һәм Свияга регионара мультимодаль логистик үзәген төзү проектларын тәкъдир итү булды.
Азык-төлек куркынычсызлыгы буенча министрлар киңәшмәсендә РФ авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков чыгыш ясады.
АТЭС илләре сәүдә министрлары киңәшмәсе эшендә РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Россия икътисад үсеше министры Андрей Белоусов, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Бөтендөнья сәүдә оешмасы генераль директоры Паскаль Лами катнашты.
Министрлар киңәшмәсендә Азык-төлек куркынычсызлыгы буенча Казан декларациясе һәм Сәүдә министрлары декларациясе кабул ителде.
Алар Владивостокта АТЭС лидерларының очрашуында кабул итәргә планлаштырылган соңгы документның нигезенә салыначак.
Аерым алганда, Сәүдә министрлары декларациясендә сәүдә һәм икътисад сәясәтләре арасында элемтәне ныгытырга кирәклеге турында әйтелә. Азык-төлек куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча декларация АТЭС икътисадлары ниятен - авыл хуҗалыгы секторының тотрыклы үсешен һәм инвестицияләргә, сәүдәгә һәм базарларга булышуны тәэмин итү эшен дәвам итүне раслады.
Татарстанга килгән делегацияләр составында халыкара бизнес-берләшмәләренең экспертлары һәм вәкилләре булды. Республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан ТР Икътисад министрлыгы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, башка профильле ведомтсволар һәм Инвестицион-венчур фондлары белән берлектә Татарстанның төрле сәнәгать һәм социаль-икътисади үсеше юнәлешләрен чагылдырган күргәзмә-презентация оештырылган иде.
“Республикага Казанда форум чараларын уздыру эш буенча партнерларга, форумда катнашучыларга җитештерү һәм инвестиция потенциалын күрсәтергә яхшы мөмкинлек бирде. Без Казанда узган форум чаралары – Россия, Татарстан һәм АТЭС илләре арасында хезмәттәшлек үсешенә җитди этәргеч дип саныйбыз. Республикада АТЭС илләре белән сәүдә-икътисади, инвестицион һәм фәнни-техник хезмәттәшлеген үстерү өчен үзләштергән тәҗрибә максималь күләмдә файдаланылачак дип ышанам”, - диде Р.Кабиров.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз