Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: “Нижнекамскнефтехим” уңышы – бөтен республика стабильлегенең нигезе”
2012 елның 14 июне, пәнҗешәмбе
“Нижнекамскнефтехим” ААҖ үсешенең югары темплары - компаниянең барлык хезмәткәрләренең уңышлы эше нәтиҗәсе, һәм алар Түбән Каманың, тулаем Татарстанның уңышлы үсешенә нигез булып тора. Бу хакта бүген компания акционерларының еллык җыелышында чыгыш ясаганда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.
2011 елда “Нижнекамскнефтехим” ААҖ эш нәтиҗәләре буенча доклад белән компаниянең генераль директоры Владимир Бусыгин чыгыш ясады.
Ул 2011 елда компаниянең җитештерү эшчәнлеге тотрыклы үсүен билгеләде. 2010 елда эшләп чыгарылган продукциянең физик күләменең үсеше 7,6 процентны тәшкил итте. Каучук, пластик, этилен, изопрен-мономерларны эшләп чыгару күләме артты.
2011 елда товар продукциясен җитештерү күләме 34 процентка үсте һәм 121,3 миллиард сумны тәшкил итте. Товарларны һәм хезмәт күрсәтүне реализацияләүдән керем 122,7 миллиард сумны тәшкил итте, бу узган елгы күрсәткечтән 30 процентка артыграк. Шул ук вакытта экспортның өлеше 48 процентны тәшкил итте. Ел нәтиҗәләре буенча“Нижнекамскнефтехим”ның чиста кереме 86 процентка – 14,4 миллиард сумга кадәр артты. Кредитлар һәм бурычка алынган акчалар 3 миллиард сумга кадәр диярлек кимеде һәм 2011 ел ахырына 11,3 миллиард сум тәшкил итте.
Владимир Бусыгин хәбәр итүенчә, 2011 елда каучук базарында аеруча динамик үсеш күзәтелде. Ел башында “Goodyear”, “Pirelli”, ”Bridgestone”компанияләре белән каучук бирү турында озак вакытлы килешүләргә кул куелды. “Нижнекамскнефтехим” чыгарган пластикның 90 проценты Россия кулланучыларына бирелә. Татарстан пластик кулланучыларының якынча күләме 18 процентны тәшкил итә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында акционерлар җыелышында катнашучыларны “Нижнекамскнефтехим”ның 2011 елны уңышлы тәмамлавы белән котлады. “Без соңгы елларда бу предприятиедә тормышка ашыра алган уңышлар, проектлар белән горурланабыз”, - дип белдерде ТР башлыгы.
Ул быел “Нижнекамскнефтехим” 45 еллыгын бәйрәм итүен искәртте, һәм бу юбилейны компания үз тарихында иң яхшы күрсәткечләр белән каршы алуын әйтте. “Һәр ел шундый темплар белән үсү – бу бик җитди күрсәткеч, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – 121 миллиард сумлык товар продукциясе – бу күп регионнарның күрсәткече, компания ТРның барлык сәнәгать продукциясенең 11 процентын җитештерә”.
Рөстәм Миңнеханов компаниянең яхшы финанс нәтиҗәләрен – керемнең, уртача хезмәт хакының, компанияне капитализацияләүнең үсешен, кредитларның күләме кимүен билгеләде. “Нижнекамскнефтехим” - Россия, республика һәм шәһәр бюджетларына иң эре салым түләүче. Предприятие эшенең уңышы – бу шәһәрдә, республикада стабильлек”, - дип саный Р.Миңнеханов.
“Безнең өчен нефтехимия – икътисад үсешенең төп ноктасы, - дип ассызыклады Татарстан Президенты. – 2016 елда без уртача эчке региональ продуктны кимендә 2 триллион сумга җиткерергә тиеш. Мондый күрсәткечләргә ирешер өчен бер төркем зур проектларны тормышка ашырырга кирәк”.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, “Нижнекамскнефтехим”да елына 1 миллион тонна этилен җитештерү буенча комплекс төзү иң эре проект булачак. Моннан тыш, инде быел АБС-пластиклары җитештерү буенча завод сафка басачак.
Рөстәм Миңнеханов сүзләре буенча, алга таба тулаем Түбән Кама сәнәгать узелын үстерү өчен Татарстан Башкортстан белән бергә Көнбатыш Себердән газүткәргеч төзү проектын тормышка ашыруны планлаштыра.
ТР Президенты хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта әлеге проект илнең югары җитәкчелеге белән килешү стадиясендә.
Рөстәм Миңнеханов чыгышының соңында “Нижнекамскнефтехим”да югары профессиональ коллектив, нәтиҗәле Директорлар советы, генераль директор Владимир Бусыгин җитәкчелегендә иң яхшы менеджер командасы эшләвен билгеләде. Татарстан Президенты республика үсешенә керткән өлешләре өчен компания җитәкчелегенә, Директорлар советына һәм барлык коллективка рәхмәтен белдерде.
Акционерлар җыелышында катнашучылар еллык хисапны, 2011 ел нәтиҗәләре буенча еллык бухгалтер хисабын расладылар, керемне урнаштыруга бәйле тәкъдим ителгән чиста керем суммасыннан 30 процент күләмдә дивидентлар түләү – 4,32 миллиард сум, яки һәрбер гади һәм өстенлекле акциягә 2,36 сумны түләүне күзалдында тоткан вариант өчен тавыш бирделәр.
Җыелышта “Нижнекамскнефтехим” ААҖ Директорлар советының, ревизия комиссиясенең яңа составы сайланды, аудитор һәм компания уставына бер төркем үзгәрешләр һәм өстәлмәләр кертү расланды.
Яңа сайланган Директорлар советы вәкилләре Татарстан Президенты тәкъдиме белән Альберт Шиһәбетдиновны “Нижнекамскнефтехим” ААҖ Директорлар советы рәисе итеп сайладылар һәм Владимир Бусыгинның вәкәләтләрен компания генераль директоры буларак расладылар.
Акционерлар җыелышы тәмамланганда, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов барында “Нижнекамскнефтехим”ААҖ һәм “CB&I Lummus” компаниясе арасында елына 1 миллион тонна этилен куәтендә олефиннар җитештерү буенча яңа комплекс өчен киңәйтелгән база проектын эшләү һәм Россия проект документациясен эшләү турында контрактка кул куелды.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз