Рөстәм Миңнеханов Дамир Нуретдиновка “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” орденын тапшырды

2012 елның 14 июне, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хезмәт ветераны, Социалистик хезмәт Герое Дамир Нуретдиновка “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” орденын тапшырды.
Бу уңайдан Казан Кремлендә тантаналы чара узды.
Дамир Нуретдинов 40 ел гомерен “Татнефть” компаниясенә багышлаган, иҗтимагый эшчәнлек алып барды, яшьләр белән эшләде, хәзерге көнгә кадәр “Татарстан геройлары” оешмасында иҗтимагый эшчәнлек алып бара дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
“Совет вакытында сезнең хезмәтегез, бораулау өлкәсендәге эшләнмәләрегез бөтен ил тарафыннан кабул ителде – сезгә юкка гына Социалистик хезмәт Герое исеме бирелмәде”, - диде Рөстәм Миңнеханов ветеранга мөрәҗәгать итеп.
Дамир Нуретдиновка югары дәрәҗәдәге бүләк тапшыру минем өчен зур горурлык дип билгеләп үтте республика башлыгы. Ул шулай ук “Татнефть” ААҖ үз ветераннарын онытмый һәм хөрмәт күрсәтеп тора, бүгенге чарада да яхшы мисал.
Дамир Нуретдиновка “Фиат” җиңел автомобиле ачкычын тапшырдылар.
“Татарстан геройлары” иҗтимагый оешмасы рәисе Илдус Мостюков Дамир Нуретдиновның яшьләр белән эшләвенә югары бәя бирде.
Дамир Нуретдинов Татарстан Президентына һәм “Татнефть” ААҖ җитәкчелегенә бүләк һәм ветераннарны кайгыртулары өчен рәхмәт белдерде.
Аннары Рөстәм Миңнеханов белән Дамир Нуретдинов яңа “Фиат” машинасына утырып Казан Кремле территориясе буенча әйләнделәр,
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International