Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: “КФУ дөнья компанияләре белән якын партнерлыкның яхшы үрнәген күрсәтә”
2012 елның 14 июне, пәнҗешәмбе
Бүген Казан (Идел буе) федераль университетында “Казанда “Samsung” инновацияләр фестивале” –электроника җитештерү һәм мәгълүмати технологияләр эшләү өлкәсендә алдынгы дөнья компанияләренең берсенең өр-яңа эшләнмәләреннән күргәзмә-презентация ачылды.
Чараның ачылу тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, “Самсунг Электроникс Рус Компани” компаниясенең вице-президенты Джей Сул Ю, Премьер-министр урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, КФУ ректоры Илшат Гафуров катнашты.
“Samsung” компниясе инновацияләр фестивален, Казаннан тыш, Россиянең 6 шәһәрендә уздыра – бу Новосибирск, Ростов на Дону, Екатеринбург, Түбән Новгород һәм Санкт-Петербург. Бүгенге тантанада игълан ителгәнчә, Татарстан башкаласы бу исемлектә дүртенче шәһәр булды. Моңа бәйле рәвештә ТР Премьер-министры көлеп кенә Казан дүртенче түгел, беренче генә була ала дип билгеләп үтте.
Фестиваль кысаларында университет укытучылары, студентлары һәм аспирантлары өчен компаниянең продукциясен һәм IT-технологияләрен
тәкъдир итү булды, шулай ук “Самсунг Электроникс Рус Компании” һәм КФУ арасында үзара аңлашу турында ( фән һәм инновацион эшчәнлек өлкәсендә хезмәттәшлек турында) Меморандумга кул куелды.
“Казан федераль университеты Татарстанның югары уку йортларына дөнья компанияләре белән якын партнерлыкның яхшы үрнәген күрсәтә. Югары уку йорты – студентларны укыта, аларга диплом бирә, ә соңыннан алар белән саубуллаша торган ниндидер структура дигән стереотиптан арынырга кирәк. Без ТР югары уку йортларының Россия, Татарстан, дөньяның эре җитештерүчеләре белән багланышта торган тагын да ныграк фәнни үзәкләргә әйләнүен күрәбез. Бүгенге вакыйга – шуңа ачык мисал”, - диде фестиваль ачылышы тантанасында чыгыш ясаганда Илдар Халиков.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз