Рөстәм Миңнеханов: “Үз эшләрен башкара алмаган подрядчыларны алыштырырга кирәк”

2012 елның 15 июне, җомга
Бүген ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә авыл клублары төзү программасын гамәлгә кую мәсьәләсен карадылар.
Искәртеп узабыз, бүген торак төзелеше һәм тапшыру, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге тораклардан гражданнарны күчерү адреслы программаны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Аны видеоконференция режимында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Бу чарада ТР Хөкүмәте җитәкчесе Илдар Халиков та катнашы.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин “Авыл клублары” программасы буенча 2012 елда 45 муниципаль берәмлектә 46 күп функцияле мәдәният үзәге төзү карала дип белдерде. “14 июньгә булган мәгълүматларга караганда, 37 объектка нигез салыган, 33 объектта кирпеч салалар”, - дип белдерде ул.
Шул ук вакытта республика районнарында бу юнәлештә эшләр канәгатьләнерлек түгел дип белдерде ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры.
“Җәй уза... Башкарыла торган эшләрнең сыйфаты турында уйлану зарур. Үз эшләрен башкара алмаган подрядчыларны алыштырырга кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Үз вазыйфаларын башкара алмаган подрядчылар республика төзелеш программаларында катнашырга тиеш түгел.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International