Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Президенты түрәләргә “Халык контроле” системасына килгән мөрәҗәгатьләр буенча хисап тотарга тәкъдим итте
2012 елның 15 июне, җомга
Татарстанның муниципаль берәмлек җитәкчеләре һәм республика министрлыклары вәкилләре ай саен “Халык контроле” системасына килгән шикаятьләрне һәм аларны хәл итү юлларын белдерергә тиеш. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый боерык бирде.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә вице-премьер – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдиновның “Халык контроле” системасы турындагы доклады буенча фикер алыштылар.
Докладчы республикада заявкалар һәм шикаятьләр калдыру мөмкинлеге бирүче сервис 2 ай эшли дип искәртте. 2 айда татарстанлылар теге яки бу проблема турында хәбәр итү мөмкинлеген меңнән артык файдаланган.
Шикаятьләрнең күбесе республиканың эре шәһәрләренә туры килә. Аларның 80 проценты Казанга кагыла.
ТР Премьер-министры урынбасары белдергәнчә, мөрәҗәгатьләрнең 30 проценты начар юлларга кагыла, 14 проценты - территорияләрне төзекләндерүгә, 12 процент – юл хәрәкәтен оештыруга.
Республиканың бөтен муниципаль берәмлекләре дә гражданнар мөрәҗәгатьләрен эшкәртергә керешмәгән дип борчылуын белдерде министр. “Гражданнарга нинди булса да җавап бирергә кирәк, алар мөрәҗәгатьләре игътибарсыз калмавын күрергә тиеш”, - дип билгеләп үтте ул.
“Бу кирәкле эш”, - дип шәрехләде Татарстан Президенты. “Мәсьәләләр төрле – кайберләрен бик тиз хәл итү зарур, кайберләре вакыт таләп итә. Әмма теләсә нинди очракта кешеләр мәгълүмат алырга тиеш, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Гражданнарга мәсьәләнең ничек хәл ителәчәге турында аңлату зарур”. Шулай итеп ТР Президенты түрәләргә “Халык контроле” системасы буенча айлык хисап бирү формасын уйларга йөкләде.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды, анда 2025 елга йомгак ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2025 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз