Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Президентына яңа төр "ашыгыч ярдәм" автомобильләрен тәкъдим иттеләр
2012 елның 15 июне, җомга
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка яңа ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре презентацияләнде. Әйдәп баручы Россия компанияләре вәкилләренең яңа машина вариантлары белән таныштыру чарасында шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов катнашты.
Әйтергә кирәк, автомобильләр имгәнүләр, инсульт, миокард инфаркты һәм башка гадәттән тыш хәлләрдә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү өчен кулланылучы заманча медицина җайланмалары белән җиһазланган.
Volkswagen, Ford Transit и «УАЗ» автомобильләре базасында барлыгы 12 яңа “ашыгыч ярдәм” машинасы тәкъдим ителде, Рөстәм Миңнехановка һәркайсының өстенлекләре турында аңлатма бирелде. Алар Түбән Новгород, Ульяновски шәһәрләрендә җыела. Биредә шулай ук хәзер Казанда кулланылышта булучы “FIAT” ашыгыч ярдәм автомобиле дә күрсәтелде, 3 ел эчендә ул шактый таушалырга өлгергән. Айрат Фәррахов әйтүенчә, аның спидометрында 248 мең километр күрсәтә, димәк ул көненә 250 ләп километр юл узган дигән сүз. Бүген презентациядә аңлашылганча, әлеге автомобильләрне җыючы Алабуга шәһәрендәге “Sollers” компаниясе якындагы ике ай эчендә Ford Transit автомобильләренең медицина өчен җайлаштырылган вариантын чыгарырга ниятли. Татарстан Президенты да нәкъ менә Ford Transit ка өстенлек бирде. Volkswagen автомобильләренең базасын Алманиядән кайтару заруриятен исәпкә алганда, Айрат Фәррахов журналистларга шәрехләп узганча, ул кыйбатракка төшәчәк. “Без мөмкин кадәр түбәнрәк бәягә максималь югары сыйфатлы машиналар сатып алуны күздә тотабыз”, - дип белдерде министр.
Айрат Фәррахов Рөстәм Миңнехановка хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта республикада ашыгыч медицина ярдәме машиналары паркын 130 автомобильгә яңарту ихтыяҗы бар. Бу проблема аеруча районнарда кискен. Президент авыллар өчен “УАЗ” медицина автомобильләрен сатып алу мәсьәләсен йөкләде. Ә Казан өчен Универсиадага әзерлек кысаларында Ford Transit автомобильләре кайтарылачак. Яңа ашыгыч медицина автомобильләре өчен республика казнасыннан 220 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Айрат Фәррахов журналистларга биргән интервьюсында билгеләп узганча, бүгенге көндә Татарстанда 380 ләп ашыгыч медицина ярдәме бригадасы тәүлек буе эшли. 3 ел элек республика өчен 160 автомобиль кайтарылган булган, бүгенге көндә хезмәт итү вакыты 5 елдан узган машиналар 150 гә җиткән. “Ашыгыч ярдәм машиналары паркы һәрвакыт югары сыйфатта булсын өчен, аны ел саен аны яңартып тору зарур”, - дип белдерде министр.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды, анда 2025 елга йомгак ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2025 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз