Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Идарә нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге дөнья белгече Татарстан җитәкчелеге өчен лекция укыды
2012 елның 18 июне, дүшәмбе
Бүген бизнес һәм хөкүмәт эшчәнлеген алып баруның нәтиҗәлелеген үстерү өлкәсендә алдынгы дөнья эспертларының берсе доктор Ицхак Кальдерон Адизес Татарстан җитәкчелегенә лекция укыды. ТР Хөкүмәт Йортында лекцияне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары, федераль ведомстволар җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы вәкилләре тыңлады.
Доктор Ицхак Кальдерон Адизес – идарә итү теориясе буенча күп кенә тикшеренүләр һәм китаплар авторы. Соңгы 35 елда ул күп кенә дөньяның коммерция оешмалары белән эшләде, Израиль, Швеция, Греция, Бразилия, Гана, Исландия, Мексика хөкүмәте каршында сәяси мәсьәләләр буенча консультант булып торды. Адизес ысулы бөтен дөнья күләмендә “Coca-Cola”, “Bank of America”, “Volvo”, “Visa Group” кебек компанияләрдә кулланыла.
Бүген доктор Ицхак Кальдерон Адизес Казан федераль университеты белән хезмәттәшлек кысаларында Казанда булды. Татарстан Президенты ТР Хөкүмәт Йортында лекцияне ачканда докторга республика җитәкчелеге алдында чыгыш ясарга ризалык биргәне өчен рәхмәтен белдерде. “Безнең КФУ ярдәме белән мондый кызыклы кешене тыңлау мөмкинлеге бар”, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.
Ицхак Кальдерон Адизес бер сәгатьлек лекциясендә үзенең үзгәрешләр белән нәтиҗәле идарә итү теориясе турында сөйләде. “Мин Татарстанда булуыма бәхетле, чөнки сезнең республика – Россиянең иң динамик рәвештә үзгәрә торган регионнарының берсе”, - дип белдерде лектор.
Доктор фикеренчә, гаилә һәм компания яки максатчан дәүләт дәрәҗәсендә кешеләрнең бер-берсенә карата җаваплы хөрмәте һәм ышанычы - уңышлы идарә итүнең нигезе. Доктор Адизес сүзләре буенча, нәкъ менә бу сыйфатлар үзләренең сыйфатлары һәм күнекмәләре буенча төрле булган команда вәкилләренең нәтиҗәле эшен тәэмин итә ала.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов лекция соңында аның республика җитәкчеләре өчен файдалы булачагына ышанычын белдерде.
“Без боларның барысын да беләбез кебек, ләкин һәрвакытта да бер системага тезә алмыйбыз, - дип билгеләде ТР башлыгы. – Һәрвакытта да үзебез конфликтлардан сакланып кала алмыйбыз”.
“Сезнең КФУ белән уртак эшегез сездән тагын бер кат төрле сораулар буенча консультация алырга мөмкинлек бирәчәгенә ышанабыз”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов доктор Адизеска.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз