Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Президенты ФИФА инспекцион комиссиясе белән очрашты
2012 елның 18 июне, дүшәмбе
Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елда футбол дөнья чемпионаты буенча FIFA инспекция комиссиясе вәкилләре белән очрашты.
ТР Хөкүмәт Йортында очрашуда шулай ук Татарстан вице-премьеры Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, республика төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, “Универсиада-2013” дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов катнашты.
ЧМ-2018 уеннарын уздыру планлаштырылган шәһәрләр буйлап сәфәр кылучы инспекция комиссиясенә 2014, 2018 һәм 2022 елларда дөнья чемпионатын оештыру буенча департамент җитәкчесе Юрген Мюллер, 2014, 2018 һәм 2022 елларда дөнья чемпионатын оештыру буенча департаменты проектлы идарәсенең менеджеры Ник Лау, шулай ук “Россия-2018” оештыру комитетының генераль директоры Алексей Сорокин керде.
Татарстан Президенты делегация вәкиллрәен сәламләде һәм 2013 елгы Универсиадага Казанның актив рәвештә әзерләнүен, шуңа күрә спорт һәм транспорт инфраструктурасының күпчелек өлеше футбол буенча дөнья чемпионаты уеннарына кадәр әзер булачагын билгеләде. Рөстәм Миңнеханов хәбәр итүенчә, республика туристларны җәлеп итү буенча күп эш башкара. “Казан безнең кунакларга кызыклы булыр дип уйлыйм”, - дип белдерде Татарстан башлыгы.
Ул инспекция комиссиясе вәкилләрен уздырылган инспекция сәфәре барышында әйтелгән кисәтүләрне республика җитәкчелеге исәпкә алачагына ышандырды.
“Россия-2018” оештыру комитетының генераль директоры Алексей Сорокин Казанның эре спорт ярышларын уздыруга аеруча әзер булган шәһәрләрнең берсе булуын ассызыклады.
“Казан – безнең ышанычлы шәһәрләребезнең берсе, һәм безнең сезнең белән берниди проблемалар да юк”, - дип белдерде А.Сорокин.
“Универсиада-2013” дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов хәбәр итүенчә, әлеге кыска вакыт эчендә генә Казанда булганда делегация вәкилләре фан-зонада, төзелә торган стадионда булачак, соңыннан Ратушада ЧМ-2018 катнашучы шәһәр сыйфатында республика башкаласын тәкъдир итү булачак. Кич белән инспекция комиссиясе Түбән Новгородка очып китәчәк.
Рөстәм Миңнеханов зур футбол ярышларына әзерләнүдә төрле илләрнең тәҗрибәләрен өйрәнүнең мөһимлеген ассызыклады. ТР Президенты FIFA вәкилләренә Татарстан вәкилләрен эшлекле сәфәрләрдә катнашучылар составына кертү үтенече белән мөрәҗәгать итте. “Без сезнең белән эшләргә әзер”, - дип ышандырды делегация вәкилләрен Р.Миңнеханов һәм аларга Казанда булганда уңышлар теләде.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз