Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда Стратегик инициативалар агентлыгы вәкиллеге ачылды
2012 елның 19 июне, сишәмбе
Казан үзәгендә урнашкан IT-паркта (Петербург ур., 52) бүген Стратегик инициативалар агентлыгының (АСИ) Татарстан Республикасындагы вәкиллеге ачылу тантанасы булды.
Вәкиллек ачылышы тантанасында катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясендә бу беренче вәкиллек буларак ачыла, безнең 21 проектыбыз агентлыкка каралышка тапшырылган һәм шушы өлкәдә тагы да эш кайный, дип игълан итте. Татарстан белән агентлык арасында хезмәттәшлек турында килешү узган елның октябренда имзаланган. Стратегик инициативалар агентлыгы вәкиллеген эшләтеп җибәрү инновацияләргә, проектларга мөнәсәбәтне принципиаль үзгәртәчәк, эшкуарларга җиңеллек китерәчәк, урта класс формалаштыруга уңай тәэсир итәчәк, дип саный республика башлыгы. Хәзергә кече һәм урта бизнесның тулаем региональ продуктта өлеше 25 процент дип бәяләнсә, аны 40-45 процентка җиткерү мөһим. Алга куелган бурычны мондый яңа шартларда хәл итү кулай, ул закон-норматив базага, бизнеска мөнәсәбәтне үзгәртәчәк, финанслар җәлеп итүчәнлекне арттыруга этәргеч бирәчәк. Гомумән, бу вәкиллек Татарстанга гына түгел, бөтен Идел буе федераль округы өчен дә эшләячәк – аңа ихтыяҗ бар, дип республика җитәкчесе басым ясап әйтте һәм өметләр акланасына ышаныч баглады.
“Стратегик инициативалар агентлыгы” коммерцияле булмаган автономияле оешманың генераль директоры Андрей Никитин бу җөмләдә, агентлык вәкиллегенең беренчесе нәкъ менә Татарстанда ачылуын теләгән идем, ышанычны акларга тырышачакбыз, дип вәгъдәләп куйды. “Шуны әйтер идем: агентлыкның төбәкләрдә булган иң яхшы үрнәк-мисалларны чүпләп-сөзеп алып, уңышлы модельләрне югарырак дәрәҗәгә чыгару мөмкинлеге бар, һәм аның кыйммәте дә шунда. Хәер, төбәкләр белән элемтәдән башка гына агентлык эшли дә алмый, юкса, ул эксперт институтына кайтып калачак”, - дип, А.Никитин багланышларның әһәмиятен ассызыклап әйтте. Татарстан белән тыгыз элемтәдә эшләрбез дигән ышаныч белән, агентлык вәкиллегенең җитәкчесе сыйфатында Рафаэль Зәйнетдиновны ул Президент Рөстәм Миңнеханов һәм шушы вакыйга уңаеннан килгән республиканың министрлыклары, ведомстволары башлыкларына, федераль министрлыклар һәм Идел буе федераль округы вәкилләренә, бизнес һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләренә тәкъдим итте.
ТР Президенты Р.Миңнеханов белән Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры А.Никитинның экрандагы виртуаль төмәләргә басуыннан ишекләрен рәсми ачкан вәкиллек Татарстан җирендә елъязмасын яза башлады.
Шушы тантанага кадәр вәкиллек биләмәләре янәшәсендәге конференц-залда уздырылган “түгәрәк өстәл” утырышында исә агентлык һәм аның вәкиллеге мөмкинлекләре бәян ителде. Ашкынып үсештә булган урта бизнес һәм социаль өлкәдәге проектларны һәм инициативаларны алга этәрү, урта бизнес һәм социаль сектор лидерлары санын үсешкә этәреп, андыйлар санын арттыру, эшкуарлык “климатын” яхшырту, Россия җәмгыятендә эшкуарның һәм эшкуарлыкның уңай имиджын булдыру агентлыкның төп максатлары буларак билгеләп үтелде.
А.Никитин сүзләренчә, агентлык исә 3 юнәлеш буенча эшчәнлеген җәелдерә: “Яңа бизнес” – яшь һәм талантлы эшкуарларга ярдәм кулы сузу; “Яшь профессионаллар” – профессиональ мобильлек булдыру, шул исәптән хезмәткәрләрне һөнәри аттестацияләү системасы булдыру, һөнәри ассоциацияләргә ярдәм итү, профессиональ квалификацияләр стандартларын яңарту юллары белән; “Социаль проектлар” – социаль башлангычларга булышу-этәргеч бирү, шул исәптән социаль учреждениеләр проектларын алга этәрү, социальучреждениеләрдә эшчәнлекләрен гамәлгә ашыра торган яшь профессиональ коллективларга ярдәм кулы сузу, социаль учреждениеләр үсеше буенча иң яхшы тәҗрибәне РФ субъектларына тарату һ.б. Бу урында шуны да билгеләп үтү урынлы: Агентлыкның иң югары коллегиаль органы булып Күзәтү советы санала һәм аңа РФ Президенты Владимир Путин җитәкчелек итә. Совет составына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та кергән.
ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов фикеренчә, агентлыкның төбәкләргә якынаюы уңай күренеш, ник дигәндә, төбәкләрдәге бизнес вәкилләренең проблемаларын тизрәк белеп, хәлне төзәтү өчен чарасын вакытында күрү мөмкинлеге арта. Татарстанның кече һәм урта бизнесны үстерерлек базасы җитди булганга, бу вакыйганың да әһәмияте зур, ә инде теге яки бу төбәкнең икътисади торышы нәкъ шушы кече һәм урта бизнесның хәле буенча чамалана-бәяләнә, дип саный министр.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды, анда 2025 елга йомгак ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2025 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз