Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Президенты шәһәр төзелешен үстерү мәсьәләләре буенча семинарларны ай саен уздырырга тәкъдим итте
2012 елның 20 июне, чәршәмбе
Бүген Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында шәһәр төзелеше мәсьәләләре буенча алдынгы галимнәр катнашында министрлыклар, ведомтсволар җитәкчеләре һәм Татарстанның эре шәһәр башлыклары өчен фәнни-гамәли семинар үтте. “Дөнья шәһәрләре үзәкләрендә шәһәр төзелешен үстерү буенча иң яхшы тәҗрибәгә анализ” дип аталган темалы чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Илдар Халиков, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама мэрлары – Илсур Метшин, Вәсил Шәхразиев, Айдар Метшин, ТР прокуроры Кафил Әмиров, бер төркем министрлыклар һәм ведомстволар, ТР Президенты Аппараты вәкилләре катнашты.
Семинар вакытында КДАТУ галимнәре һәм Мәскәү, Санкт-Петербургтан шәһәр төзелеше өлкәсендә алдынгы фәнни белгечләр бүгенге көндә дөнья тәҗрибәсендә булган шәһәр төзелеше сәясәтенә карата заманча якын килүләр турында сөйләделәр, заманча мегаполис буларак, Татарстан башкаласы үсеше перспективаларына бәйле үз фикерләре белән уртаклаштылар.
ВШЭ Урбанистика югары мәктәбе деканы Александр Высоковский бүгенге көн стандартларына җавап бирә торган Генераль планның булмавы Казанның төп шәһәр төзелеше проблемаларының берсе дип саный.
Шәһәр 1969 елда нигез салынган принцип буенча үсүен дәвам итә, Казанның үзәгендә һәм якын тирәләрдә сыйфатлы үзгәрешләр артта калып килә, дип саный ул. Эксперт фикеренчә, бүген бөтенләй башкача якын килергә кирәк. Территория рациональ рәвештә файдаланылырга тиеш, шәһәр бер үзәклелектән күп үзәкле системага күчәргә тиеш. Тарихи биналарны торгызудан тыш, Казан үзәгендә яшеллек зоналарын сакларга һәм арттырырга, кешеләр өчен тагын да уңайлы шартлар тудырырга кирәк.
Эксперт сүзләре буенча, аерым игътибарны шәһәр тирәлеген “эстетиклаштыру”га юнәлтергә кирәк.
Транспорт мәсьәләсенә килгәндә, А. Высоковский юл челтәренең бәйлелеген тәэмин итәргә, эре магистральләр төзүдән тыш, квартал эчендәге юлларга игътибар итәргә кирәклеген билгеләде.
“Казан – миссия йөкләнгән шәһәр”, - дип саный А.Высоковский. Аның сүзләре буенча, заманча Россиядә миссия йөкләнгән шәһәрләр бары икәү генә - Татарстан башкаласы һәм Санкт-Петербург. Казанның бурычы – татар цивилизациясенең дөнья үзәге булу, моннан чыгып, шәһәр төзелешенең алдынгы технологияләре нигезендә үсәргә тиешле заманча мегаполис буларак шәһәргә аерым таләпләр куела.
Галим шәһәр төзелеше сәясәтенең төп аспектлары итеп, идарә итү моделен, яхшылап социаль-икътисади тикшеренүләр нәтиҗәсендә карарлар кабул итүне атады.
Ул әгәр дә ВШЭның Урбанистика югары мәктәбенә ТР һәм Казан җитәкчелегеннән тиешле тәкъдимнәр килсә, мондый төр тикшеренүләр үткәрүдә катнашырга әзер булуын белдерде.
Архитектура докторы, Санкт-Петербург дәүләт архитектура-төзелеш университеты профессоры Валерий Нефедов семинарда катнашучыларга Европаның һәм дөньяның төрле мегаполисларында шәһәр тирәлеген оештыруның иң яхшы мисаллары турында сөйләде, Казан аларның тәҗрибәсеннән файдалана алыр иде, дип белдерде.
Рөстәм Миңнеханов семинарга йомгак ясаганда, мондый очрашуларның мөһимлеген һәм галимнәр киңәшләренең әһәмиятле булуын билгеләде.
“Белгечләрне тыңларга кирәк. Без шәхси кичерешләр белән генә яшибез – кая да булса барабыз, нәрсә булса да карыйбыз. Сез безнең хаталарның кайда булуын күрсәтергә тиеш”, - диде ТР Президенты галимнәргә мөрәҗәгатендә. Ул мондый семинарларны даими ясарга һәм аларны айга бер тапкыр уздырырга тәкъдим итте. Ләкин ул Казанга һәм республиканың башка шәһәрләренә бәйле мәсьәләләрне детальләштерергә кирәк дип саный. Моннан тыш, ТР Президенты фикеренчә, тиешле тематиканы билгеләп, район башлыкларын да семинарларда катнашырга җәлеп итәргә кирәк, чөнки яхшыртуга һәм рациональ үсешкә Татарстан шәһәрләре генә түгел, ә авыл җирлеге дә мохтаҗ.
Семинар оештыручы ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова сүзләре буенча, бу көннән архитектура университеты респубика җитәкчелеге өчен даими белем бирү программалары мәйданына әйләнә. Шәһәр төзелешендә һәм тарихи үзәкләрне үстерүдә дөньяның шәһәрләре буйлап үткән хаталар бар, һәм, мөгаен, аларны эре Россия шәһәрләре, шул исәптән, Казан да кабатлый. Нәкъ менә шундый нәтиҗә ясап, Рөстәм Миңнеханов Илсур Метшинга һәм Олеся Балтусовага КДАТУ белән бергә алдагы семинарларның, шул исәптән, укыта торган күчмә семинарларның программасын эшләргә кушты.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды, анда 2025 елга йомгак ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2025 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз