Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Атлантик” халыкара мәгариф үзәгенең попечительләр советы рәисе, РФ мәгариф һәм фән министры киңәшчесе Феликс Шамхалов һәм “Атлантик” халыкара мәгариф үзәгенең генераль директоры Фарук Кай белән очрашты. Шулай ук ТР Хөкүмәт Йортындагы очрашуда вице-премьер – республика Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйлметднов, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин катнашты.
“Атлантик” халыкара мәгариф үзәге Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта шәхси мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында укырга тәкъдим итә.
Укыту Кембридж халыкара программасы буенча уздырыла, мәктәпләрдә заманча компьютер сыйныфлары һәм фән лабораторияләре бар, укучылар француз, испан, алман телләрен өйрәнә ала. Шулай ук күпсанлы иҗади һәм спорт түгәрәкләре каралган.
Очрашу вакытында яклар Татарстан белән “Атлантик” үзәгенең хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләштеләр. Аерым алганда, Казанда “Атлантик” мәктәбен ачу мәсьәләсе сөйләшенде.