Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә республиканың иң титуллы спорт командасын – чирәмдәге хоккей буенча “Динамо-Казан” клубының тренерларын, уенчыларын, җитәкчеләрен кабул итте. Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары, “Диномо” физкультура-спорт җәмгыяте советы рәисе Әсгать Сәфәров, ТР Чирәмдәге хоккей федерациясе президенты Борис Павлов, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һ.б. катнашты.
Июнь урталарында гына Казан клубы чираттагы мәртәбә Россия чемпионы исемен яулаган иде. Россиянең атказанган тренеры Араик Маргарян җитәкчелегендә Татарстан хоккейчыларының соңгы ун сезонда бу тугызынчы тапкыр чемпионлыкны бәйрәм итүе. Татарстан Президенты уенчыларны, тренерларны, команданың партнерларын сәламләп, чираттагы җиңү белән котлады, “Динамо-Казан”ны уникаль команда дип атады.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, 9 тапкыр рәттән ил чемпионы исемен яулау артында гаять зур хезмәт тора. Президент искәртеп узганча, чирәмдәге хоккей бүген спортның Олимпия төренә керә һәм ул Бөтендөнья җәйге Универсиадасы программасына да кертелгән. “Безнең төп команданың һәм балалар спорт мәктәбенең уңышлары монда кадрлар әзерләүнең ныклы системасы эшләве, спонсорлар һәм “Динамо” системасы өчен җавап бирүче затлар тарафыннан ярдәм булуы хакында сөйли”, - дип билгеләп үтте Татарстан башлыгы. Рөстәм Миңнеханов иң элек рәхмәт сүзләрен команданың баш тренеры Араик Маргарянга, уенчыларга һәм команданың уңышларын тәэмин итүче башка әгъзаларына җиткерде. “Динамо” физкультура-спорт җәмгыяте советы рәисе Әсгать Сәфәровка, ТР Чирәмдәге хоккей федерациясе президенты Борис Павловка, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохоринга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.
“Сезнең команданың уңышлары, волейболчыларыбыз, башка хоккейчыларыбыз, футболчыларыбызның җиңүләре – республикабызның уңышы. Сез моның белән республиканы данлыйсыз. Бүген Татарстан башкаласы Казан лаеклы рәвештә спорт башкаласы исемен йөртә. Республикада профессиональ һәм массакүләм спортны үстерү өчен күп эшләнә. Спорт инфраструктурасы төзелү, сәламәт яшәү рәвеше – боларның барысы да спортның кешеләрне берләштерүдәге көчен күрсәтә. Без яшьләрне менә шундый лаеклы җиңүләр үрнәгендә тәрбияләргә омтылабыз”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
“Алтын” команданың баш тренеры Араик Маргарян Рөстәм Миңнеханов кулыннан кыйммәтле бүләк – Президент сәгатен алды. Ә бертөркем уенчыларга һәм команда әгъзаларына “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре тапшырылды,ТР Президентының Рәхмәт сүзе белдерелде.
Баш тренер Араик Маргарян, үз чиратында, тугыз ел рәттән чемпион исемен яулауны уртак хезмәт нәтиҗәсе дип бәяләп, аны ватанпәрвәрлек хисләре белән сугарылган зур хезмәт дип атады.Остаз алга таба да җиңүләр белән сөендерергә вәгъдә бирде. Соңрак ул команда капитаны Тимур Николев белән берлектә Президентка истәлеккә чемпионнар майкасын, алтын медаль, быелгы алтын сезонда команданың фотосын һәм плакетка (кечкенә формасында декоратив медаль) бүләк итте. Очрашу күмәкләшеп фотога төшү белән тәмамланды.