Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Нобель премиясе лауреаты, Россия фәннәр академиясе вице-президенты, Россия фәннәр академиясенең Санкт-Петербург фәнни үзәге президиумы рәисе Жорес Алферов белән очрашты. Шулай ук очрашуда республиканың мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйлметдинов һәм ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мәзһәров катнашты.
Жорес Алферов “Наноструктуралар: физика һәм технология” XX халыкара симпозиумында катнашу кысаларында Казанда.
Бу чарада Россиянең алдынгы академияләреннән һәм университетларыннан: Санкт-Петербург, Новосибирски, Мәскәү, Екатеринбург, Владивосток, Түбән Новгород, Казан, Саратов, Самар; якын һәм ерак чит илдән - якынча 200 атаклы галим катнаша.
Быел симпозиумда катнашучылар Түбән Новгородтан алып Самарага кадәр Идел буйлап “Федор Шаляпин” теплоходында сәяхәт итәләр. Бүген судно Татарстан башкаласында туктады. ТР Фәннәр академиясендә симпозиумның пленар сессиясе үтте.
Очрашу вакытында Рөстәм Миңнеханов һәм Жорес Алферов тулаем Россиядә һәм, аерым алганда, Татарстанда фундаменталь һәм гамәли фәннең үсеш мәсьәләре турында сөйләштеләр.