Илдар Халиков сәламәтлек саклауны модернизацияләү буенча Бөтенроссия киңәшмәсендә катнашты

2012 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков сәламәтлек саклауны модернизацияләү төбәк программаларын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча Бөтенроссия киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәне видеоконференция режимында РФ вице-премьеры Ольга Голодец үткәрде.
Киңәшмә вакытында О.Голодец хәбәр итүенчә, 2011-2012 елларда сәламәтлек саклауны модернизацияләү төбәк программаларын тормышка ашыру өчен 625 миллиард сум акча планлаштырылган.
Бу, беренче чиратта, медицина тармагының материаль-техник нигезен ныгыту. Бүгенге көндә Россиядә 874 медицина учреждениесе тулысынча төзекләндерелде, 107сендә агымдагы ремонт ясалды. Ләкин, вице-премьер сүзләренчә, бу бары тик планлаштырылган күләмнең дүрттән бер өлеше, һәм хәзер билгеләнгән вакытка сыешу өчен эшне тизләтергә кирәк. “Тапшырылган объект ул - кулланышка кертелгән объект, - дип ассызыклады Ольга Голодец. – Сезнең объектта пациентлар булмыйча, аны медицина учреждениесе дип санап булмый”.
Вице-премьер медицина учреждениесендә 106 мең берәмлек медицина җиһазы куелуын хәбәр итте. “Мин табибларны әзерләү системасына җитди игътибар итүегезне сорыйм. Техника эшләргә һәм көтелгән нәтиҗәләр бирергә тиеш”, - дип белдерде О.Голодец.
“Бүген без нинди ноктада торуыбызны игътибар белән карарга тиеш, чөнки вакыт бик аз калып килә, һәм 2011-2012 еллар пограммасы тулы күләмдә һәм сыйфатлы тәмамлансын өчен, хәл итәсе мәсьәләләр турында сөйләшергә кирәк”, - диде РФ вице-премьеры.
Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова үзенең докладында сәламәтлек саклауны модернизацияләү вакытында ирешергә планлаштырылган максатларны билгеләде. Министр сүзләренә караганда, модернизацияләүнең төбәк программалары беренчел звено медицина учреждениеләреннән, муниципальара үзәкләрдән һәм төбәк медицина үзәкләреннән торган медицина ярдәме күрсәтүнең өч дәрәҗәле системасын барлыкка китерергә тиеш. Шул ук вакытта барлык өч дәрәҗә учреждениеләре бер мәгълүмат челтәренә берләштерелергә тиеш.
Шулай ук Вероника Скворцова киметү өстендә эшләргә кирәкле бер төркем күрсәткечләрне китерде. Шулай 2011 елда Россиядә йөрәк тамырлары авыруларыннан үлүчеләр саны 100 мең халыкка 780нән артыкны тәшкил итте, шул ук вакытта Европада бу күрсәткеч – якынча 250 очрак кына. Россиядә туберкулездан үлүчеләр саны 100 мең кешегә 13,8 очракны тәшкил итә, ә Европада бары тик - 0,9. Россиядә юл-транспорт һаләкәте нәтиҗәсендә алынган җәрәхәтләрдән үлүчеләр саны 100 мең кешегә 13,1 очракка тәңгәл, ә Европада – 6,39. Барлык күрсәткечләр буенча чагыштырмача уңышлы һәм уртача Россия күрсәткечләреннән сизелерлек артып киткән субъектлар да бар.
РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы хәбәр итүенчә, 2011 елда Россиядә барлык күзәтү тарихында беренче тапкыр иң түбән сабыйлар үлеме теркәлгән. Ул исән мең балага 7,1 очрак күләмендә. Шул ук вакытта Вероника Скворцова 2012 елдан исән тууның халыкара стандартлары буенча, учетка күчү белән беренче айларда сабыйлар үлеме күрсәткече артуын, мең туган балага 8,4 очракны тәшкил итүен билгеләде.
В.Скворцова 14 яшьтәге яшүсмерләрне планлаштырылган диспансеризацияләүгә игътибар итте. Министр сүзләренчә, аны әлегә 1,3 миллион кешедән бары тик 23 проценты гына узган.
Киңәшмә вакытында бер төркем төбәк җитәкчеләренең алар тарафыннан сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасын тормышка ашыру турында чыгышлары тыңланылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International