Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Республикасы Россия Федерациясе белән Казахстан арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә үз өлешен кертә

2012 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Россия Федерациясе белән Казакъстан арасында мөнәсәбәтләрне үстерүгә үз өлешен кертә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казакъстанның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Галым Оразбаков белән очрашуда белдерде.
Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләп, бүген илләр һәм төбәкләр арасындагы мөнәсәбәтләрне актив үстерү мөһим, бигрәк тә 2012 елның гыйнварыннан Россия, Казакъстан һәм Белоруссия арасындагы интеграциянең киләсе этабына – бердәм икътисади киңлеккә күчү кысаларында.
“Россия, Казакъстан һәм Белоруссия арасында бердәм икътисади киңлек булдыру карары гамәлгә ашачагына шик юк”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Аерым алганда, ул 2011 ел нәтиҗәләре буенча Казакъстан белән Россия төбәге буларак Татарстан Республикасы арасында тауар әйләнеше 900 млн. доллар тәшкил иткән дип искәртте. Татарстан Казакъстанга “КАМАЗ” ААҖ, “Казан вертолет заводы” ААҖ, “ЕлАЗ” ААҖ һ.б. продукцияләрен чыгарды.
Рөстәм Миңнеханов Казакъстан җитәкчелегенә мәдәниятне һәм туган телне саклау кысаларында татар диаспорасына булдырылган шартлар өчен рәхмәт белдерде. 2012 елның 16-17 июнендә Алтай краена эш сәфәрендә һәм Барнаулда Сабантуй үткәрүдә катнашырга Казакъстан татарлары да килүен белдерде. “Без ватандашлар белән күрешүгә шат булдык, - диде ул. – Киләсе елда Казакъстанда Сабантуй үткәрергә планлаштырабыз”. Рөстәм Миңнеханов илче әфәндегә Сабантуйны оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать итте.
Аннары яклар Казакъстан территориясе аша узачак “Көнбатыш Ауропа –Көнбатыш Кытай” транспорт коридоры проектын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Казакъстанның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Галым Оразбаков үз чиратында 2011 ел нәтиҗәләре буенча Казакъстан белән Россия арасында тауар әйләнеше 20 ел хезмәттәшлек итү чорында иң югары ноктага җитте, ул – 24 млрд. доллар дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, бу Таможня союзы эшли бшлауга һәм бердәм икътисади киңлек интеграциясе белән бәйле.
Көзен ике вакыйга – Казанда Казакъстанның Генераль консуллыгын һәм Казакъстанның сәүдә вәкиллеген ачу планлаштырыла, дип билгеләп үтте Галым Оразбаков. Бу киләчәктә Татарстан белән Казакъстанны якынайтачак, дип саный ул.
Илче әфәнде инновацион проектларны, кече һәм урта бизнес өчен инфраструктура булдыру һәм үстерү тәҗрибәсен өйрәнү өчен Казакъстан бизнес-делегациясенең Татарстанга килү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Бүген ИТ-парк һәм “Химград” мәйданчыгында булуын белдерде ул.
Моннан тыш, Галым Оразбаков Татарстан Республикасында Казакъстан мәдәнияте көннәрен оештырырга һәм үткәрергә тәкъдим итте.
Аның сүзләренә караганда, “Казан - Алма-Ата – Казан” маршруты буенча туры авиаочыш ачу шулай ук Татарстан белән Казакъстан арасындагы мөнәсәбәтләрнең үсеше турында сөйли.
Галым Оразбаков сентябрьдә Казакъстанның Павлодар шәһәрендә инновацияләр күргәзмәсе була дип белдерде һәм Татарстан Республикасы предприятиеләрен бу чарада катнашырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International