Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: “Нефть - чималга бәйлелек түгел, ә өстенлекле чимал”
2012 елның 29 июне, җомга
“Бүген компания төп бизнесы булган нефть табудан тыш, яңа юнәлешләр булдыра, эшчәнлеген үстерә”, - диде Рөстәм Миңнеханов һәм компаниянең инновацион үсешен аерым билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, әгәр ул инновацияләр белән шөгыльләнмәсә, елына 26 миллион тонна нефть чыгара алмас иде. Бүген “Татнефть” тарафыннан табыла торган чималның 46 процентка якыны яңа технологияләр ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
“Компаниянең күп елларга перспективасы барлыгына ышанам, - диде ТР Президенты.
"Татнефть" 5-6 ел элек битум нефтен чыгаруга кереште, Канада тәҗрибәсен өйрәнде һәм бүген технологияләр әзерләде. Хәзер Ашальчнское нефть табу урыныннан бер көндә 200 тонна нефть чыгаралар. Бу уңышка зур тәҗрибәгә югары профессональлеккә ия булган коллективтан, фәннән башка ирешеп булмас иде. Киләчәктә дә бу юнәлеш буенча эшләү зарур, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, “бу безнең территориядәге көндәшлелеккә сәләтле ресурс”.
Компания бизнесен диверсификацияләү карарын бик дөрес дип атады ул, бүген аның заманча нефть эшкәртү заводы бар. “Зур инвестицияләр таләп иткән мондый эшләрне бары тик көчле компания гына башкара ала, элек мондый объектлар КПСС ЦК химасында төзелгән”, - диде республика башлыгы.
“Без ирешелгән уңышларда гына тукталып калмаячакбыз, “ТАНЕКО” ның эшкәртү тирәнлеге арттырылачак, нефть химиясе процесслары өстәләчәк. Булган чималдан өстәмә кыйммәттне алырга кирәк. Нефть - чималга бәйлелек түгел, ә өстенлекле чимал”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
“ТАНЕКО” төзелешенең беренче этабы уңышлы тәмамлануын искәртеп, 2016 елга бу идеяне тулысынча чынга ашырачакбыз, дип белдерде ул. Моннан тыш, республика башлыгы “Татнефть” заманча шин комплексы булдыруга иреште дип билгеләп үтте.
ТР Президенты республиканың үсеш перспективалары турында сөйләгәндә, “Татнефть”нең икътисадны диверсификацияләүгә зур өлеш кертүен бәяләде һәм компания коллективына, шулай ук нефть чыгарыла торган муниципаль берәмлекләр башлыкларына рәхмәт белдерде.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз