Рөстәм Миңнеханов һәм Владимир Миклушевский моңарчы килешенгән чараларны тормышка ашыру планын имзалады

2012 елның 30 июне, шимбә

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Приморье өлкәсе губернаторы Владимир Миклушевский Владивостокта Приморье өлкәсе администрациясендә Ирешелгән килешүләрне тормышка ашыру буенча чаралар планына кул куйдылар.
Владимир Миклушевский сүзләренчә, хәзер Приморье һәм ТР арасында бик тыгыз эшлекле мөнәсәбәтләр урнашты. “Барыннан да бигрәк ул “электрон хөкүмәт“ өлкәсендәге мөнәсәбәтләргә кагыла. Без бу мәсьәләдә ТР Приморье өчен генә түгел, ә РФнең башка субъектлары өчен дә җитди үрнәк булып тора, дип саныйбыз. Бүген кул куелган килешү Ирешелгән килешүләрне тормышка ашыру буенча чаралар планын үз эченә ала”, - дип сөйләде В.Миклушевский.
Рөстәм Миңнеханов хәзерге вакытта Приморье өлкәсе белән ТР арасында товар әйләнеше якынча 500-600 миллион сумны тәшкил итүен билгеләде. Аның фикеренчә, бу күп түгел. “Безнең сәүдә мөнәсәбәтләреннән тыш, позицияләребезне мәгариф программалары, регион, муниципалитет дәрәҗәсендә идарә системалары өлкәсендә якынайтырга кирәк. Шулай ук безнең товар җитештерүчеләрне алга җибәрү буенча кайбер планнарыбыз бар. Без Приморье өлкәсе бизнесының Татарстанда тәкъдим ителүен телибез”.
Шулай ук бүген Ерак Көнчыгыш федераль университеты һәм Казан (Идел) буе федераль университеты арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.
Владимир Миклушевский регионнарның волонтерларга бәйле хезмәттәшлегенең өстенлекләре булуын хәбәр итте. “Быел Владивосток мөһим халыкара чара- АТЭС саммитын кабул итә, киләсе елда Казанда Универсиада үтә. Һәм без инде бүген АТЭС саммитына, соңыннан 2013 елгы Универсиадага әзерләнүдә ТР белән хезмәттәшлектә эшлибез”, - дип сөйләде В.Миклушевский.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International