Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Владивостокта Кече Улисс бухтасындагы моряклар белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов Тын океан флоты җитәкчелеге вәкилләре белән кече корабльләрнең берсенең бортына менде, анда аңа танышу экскурсиясе уздырдылар.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов ТРнан килгән хезмәт итүче хәрби моряклар белән очрашты. Монда барлыгы Татарстаннан 16 егет хезмәт итә.
Татарстан Президенты моряклар белән аралашты, аларның теләкләрен тыңлады. Ул очрашу соңында республикадан алынган морякларга Татарстан тарафыннан ярдәм күрсәтүне киңәйтергә тәкъдим итте.
Очрашу ахырында Татарстан Президентының корабльләрнең экипаж вәкилләре белән фотога төшүе планлаштырылган.