Татарстан территориясендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең гомуми мәйданы 3 млн гектардан артык булса, бүген шуның 75 мең гектары тиешенчә яки бөтенләй файдаланылмый ята. Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсенең ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе белән берлектә республиканың барлык территориясендә уздырган мониторинг нәтиҗәләре әнә шундый. 21 майдан алып үткәрелгән мониторинг республиканың барлык 43 районын колачлаган. Аның нәтиҗәләре бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта игълан ителде. Журналистларга бу хакта Росреестрның ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Алмаз Миңнекәев, Россельхознадзорның ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары Нәгыйм Җамалиев, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлеге җитәкчесе Александр Дружин, ТР Прокуратурасының федераль законнарның үтәлешенә күзәтчелек идарәсенең 4 нче бүлеге прокуроры Зөлфия Шакирова бәян итте.
Әлеге өч ведомтво хезмәткәрләреннән торган комиссия июнь азагына кадәр урыннарга чыгып барлык районнарда авыл хуҗалыгы җирләрен тикшергән, һәр участокның торышы турында мониторинг акты төзегән. Алмаз Миңнекәев сүзләренә караганда, файдаланылмый яткан авыл хуҗалыгы җирләренең 23 мең гектардан артыгы Казан яны районнарына туры килә.
Файдаланылмаган мәйданның иң зур өлеше - 9825 гектары Югары Ослан районында. Зур мәйданнар шулай ук Әгерҗе (9034 гектар), Питрәч (5769 гектар) һәм Чистай (5892) районнарында теркәлгән. Узган елгы мониторинг белән чагыштырганда, кайбер районнарда тиешенчә файдаланылмаган авыл хуҗалыгы җирләре мәйданнарының артуы ачыкланган. Мәсәлән, Ютазы районында мондый мәйдан узган ел 151 гектар булса, быелгы мониторинг аның 816 гектарга җитүен ачкан. Шуңа охшаш динамика Әлмәт, Бөгелмә районнарында да күзәтелә. Шул ук вакытта Саба, Актаныш, Әтнә районнарында файдаланылмый яткан бер генә гектар авыл хуҗалыгы җире дә табылмаган.
Файдаланыдмый яткан җирләрнең яртысы– физик һәм юридик затлар милке. 21 проценты - дәүләт милкендә. “Әлеге мониторинг нәтиҗәләре, алга таба планнан тыш тикшерүләр үткәрү өчен җирлек булачак”, - ди Алмаз Миңнекәев.
Россельхознадзорның ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары Нәгыйм Җамалиев белдергәнчә, республикада файдаланылмый яткан авыл хуҗалыгы җирләренең сизелерлек өлеше “АС менеджмент” ЯАҖ (5 мең гектардан артык), “Кулон” агрофирмасы (595 гектар) кебек эре җирбиләүчеләргә туры килә. Бүгенге брифингта тикшерүләр барышында җиргә кагылышлы законнарны бозуның 1443 очрагы ачыклануы да хәбәр ителде.
Бирләре 3 елдан артык файдаланылмый яткан һәм тикшерү органнарының күрсәтмәләрен үтәмәгән милекчеләргә карата, административ хокук бозулар турында беркетмә дә тутырыла. Ул да тәэсир итмәгәндә, тагын да катгыйрак чаралар күрелә.
Бүгенге брифингта хәбәр ителгәнчә, авыл хуҗалыгы җирләрен үз максатларында файдаланмаган яки бөтенләй файдаланмый яткырган физик затларга штраф күләме 1-5 мең сум, вазифаи затлар өчен - 4-6 мең сум, юридик затлар өчен 80-100 мең сум каралган. Узган елгы мониторинг нәтиҗәләре буенча, җаваплы затларга 3 елдан артык файдаланмый яткырган авыл хуҗалыгы җирләре өчен барлыгы 360 мең сумлык штраф салынган.
“Безнең төп максат җир хуҗаларын административ җаваплылыкка тарту түгел, ә файдаланылмый яткан авыл хуҗалыгы җирләрен әйләнешкә кертү”, - дип ассызыклый Росреестр вәкиле.
Узган ел авыл хуҗалыгы җирләренә уздырылган шушындый ук мониторинг республикада 75 мең гектардан артык мәйдангы җирләрнең файдаланылмый ятуын ачыклаган булган инде. Ташландык хәлдә ятучы җирләрнең 30 мең гектардан артыгын янәдән әйлшәнешкә кертүгә ирешелгән. 2011ел нәҗтиҗәләре буенча , җиргә кагылышлы законнарны бозуның 3 очрагы буенча материаллар судларга мөрәҗәгать итү өчен вәкаләтле органнарга юлланган. Алар җир хуҗаларының бу участокларга хокукларын туктатуга кагыла. Узган елның июлендә федераль законнарга кертелгән үзгәрешләр ваемсыз милекчеләрдән җирләрне тартып алу нормасын һәм бу процессны конкретлаштырган. Алмаз Миңнекәев белдергәнчә, соңгы ике елда республикада 500 гектарга якын мәйдандагы җирләр хуҗаларының хокуклары туктатылган.
Бүген ассызыклап үтелгәнчә, республикада җирләрне бер категориядән икенчесенә күчерү бары ТР Хөкүмәте карары белән генә башкарыла ала. Бүгенге брифингта Лаеш, Югары Ослан, Биетау, Алабуга һәм Тукай районнарында муниципаль органнарның үзбелдекләнеп авыл хуҗалыгы җирләренең статусын төзелеш максатларында файдаланучы җирләргә үзгәртүе очраклары хәбәр ителде. Аларның бу карарлары инде гамәлдән чыгарылган. Алмаз Миңнекәев хәзерге вакытта республикада статусын берничек тә үзгәртеп булмый торган (махсус статуслы) авыл хуҗалыгы җирләре исемлеген төзү эше баруын җиткерде.