Илдар Халиков: “Дамир Бикбов бүгенге Татарстанга бик зур өлеш кертте”

2012 елның 4 июле, чәршәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасының элекке икътисад министры Дамир Бикбовны соңгы юлга озаттылар, ул кичә 67 нче яшендә вафат булды. Бүген хушлашырга дип, туганнарыннан һәм якыннарыннан тыш, министрлар, Татарстанның эре предприятие җитәкчеләре, төрле елларда Дамир Бикбов белән эшләгән алдынгы хезмәткәрләр килде. Хушлашуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Дамир Бикбов 1995-96 елларда хосусыйлаштыру буенча республика комитетын җитәкли. 1996-98 ТР икътисад министры вазифасын башкара. Соңыннан ул “Татфондбанк” АИКБ идарәсе рәисе урынбасары, “Солид Банк” ЯАҖ Казан филиалы җитәкчесе, “Полимиз” ААҖ генераль директоры, “Аркада” ҖЧҖ төзелеш компаниясенең башкарма директоры, “Према” ҖЧҖ генераль директоры булып эшли.

“Бүген без Татарстан Республикасының иң зур җитәкчесе, намуслы кеше, бүгенге Татарстанга бик зур өлеш керткән шәхес белән хушлашабыз”, - диде Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков.

“Мин, бик күп татарстанлылар кебек, Дамир Мансуровичны шәхсән үзем белә идем, аны үземнең укытучым дип атый алам. Күпләр аны иң катлаулы төрле хәлләрдә һәрвакыт беренче булып ярдәм кулы сузучы буларак беләләр”, - дип билгеләде Татарстан Хөкүмәте башлыгы.

Илдар Халиков Татарстан Президенты, республиканың Дәүләт Советы, ТР Хөкүмәте исеменнән Дамир Бикбовның якыннарына, дусларына, аны барлык белүчеләргә кайгыларын уртаклашуын белдерде. “Авыр туфрагы җиңел булсын”, - диде ТР Премьер-министры.

Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев һәм мәрхүмнең башка коллегалары, дуслары, танылган шәхес буларак, Дамир Бикбов турында хатирәләре белән уртаклашты.

Илдар Халиков шәхсән үзе Дамир Бикбовның туганнарына кайгыларын уртаклашуын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International