Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Искәндәр Мөфлихановның ТР Президенты Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе вазифасыннан азат ителүе турында Указга кул куйды. Бу карар 30 яшьлек Искәндәр Мөфлихановның башка эшкә күчүе белән бәйле кабул ителгән.