Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасында Россиянең Либераль-демократик партиясе фракциясе әгъзалары белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды.
Искәртеп узабыз, бүген ЛДРП фракциясе әгъзалары Казанга бер көнлек эш визиты белән килде. Казанга сәфәр кысаларында IT-паркында булу, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашу, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында Татарстан үсеше мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл, ЛДРП Татарстан төбәк бүлеге партия активы вәкилләре белән очрашу планлаштырылган.
Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләп, республика барлык мәсьәләләр буенча диалогка ачык дип белдерде. ЛДРП фракциясенең ТР үсеше перспективалары буенча кызыксынуларын хупларга гына мөмкин, диде ул.
Татарстан Президенты республикада нефть химиясе һәм машина төзелеше өлкәсендә “ТАНЕКО” ААҖ, “Аммоний”, “Форд-Соллерс” проектлары, “Алабуга” МИЗ кебек гамәлгә куела торган эре проектлар турында сөйләде. ТР башлыгы шулай ук Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе базасында Ан-70 самолетлары җитештерү буенча завод төзү турында карар кабул ителүен искәртте.
Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Думасындагы ЛДРП фракциясе әгъзаларын тагын бер тапкыр Татарстан Республикасына сәнәгать кластеры белән якынрак танышу һәм Кама сәнәгать зонасы карарга чакырды. Аның сүзләренә караганда, бүген республика нәкъ менә Кама сәнәгать зонасында сизелерлек үсеш алачак.
Республика башлыгы шулай ук Татарстан 2016 елга тулай төбәк продуктын арттырып, 2 трлн. сумга җиткерү бурычын куюын билгеләп үтте.
Аннары Рөстәм Миңнеханов республикада 30 елдан артык кулланыла торган гомуммәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау, фельдшер-акушерлык пунктларын ремонтлау, муниципаль районарда клублар төзү карарлары, “Чиста су” программасы һ.б. турында сөйләде. Күп кенә социаль программалар федераль дәрәҗәдә гамәлгә куелырга мөмкин, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Аның фикеренә караганда, бүген төбәктән акча җәлеп гамәлгә куелачак федераль дәрәҗәдәге программалар кабул итү мөһим.
Очрашуда РФ Дәүләт Думасы сәламәтлек саклау комитеты рәисе Сергей Калашников, РФ Дәүләт Думасы оборона комитеты әгъзасы Владимир Овсянников һ.б. Федерация субъектларында Россия Либераль-демократик партиясе эшен оештыру тәкъдиме белән чыгыш ясады.
Аерым алганда, РФ Дәүләт Думасында ЛДРП фракциясе вәкилләре ТР Дәүләт Советында партиянең бөтенләй тәкъдим ителмәвенә борчылуларын белдерде. Аларның сүзләренә караганда, Россиядә андый төбәкләр – 12.