Рөстәм Миңнеханов РОСНАНО идарә рәисе урынбасары Андрей Свинаренко белән очрашты

2012 елның 4 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Россия нанотехнологияләр корпорациясе” (“Роснано”) Дәүләт корпорациясе идарәсе рәисе урынбасары Андрей Свинаренко белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында үтте, анда Татарстан ягыннан ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Президентының икътисад мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, “Идея” инновацион-җитештерү технопаркы” ААҖ директоры Сергей Юшко катнашты.
Исегезгә төшерик, Андрей Свинаренко Казанда эшлекле сәфәрендә, шул ук вакытта ул “Наноград-2012” җәйге мәктәбенең тантаналы ачылышында катнашу өчен дә монда.
Казан инвестицион, фәнни-техник һәм мәгариф өлкәләрендә Татарстан белән “Роснано” ААҖнең стратегик партнерлыгы ярдәмендә “Наноград-2012” җәйге мәктәбенең эш урыны буларак сайланды.
Бүгенге очрашу вакытында Рөстәм Миңнеханов һәм Андрей Свинаренко алдагы багланыш мәсьәләләре, бик күп фән таләп итә торган инвестицион проектларны, аерым алганда, 2011 елның 11 ноябрендәге Татарстан Республикасы, “Роснано” ААҖ һәм Инфраструктур һәм мәгариф программалары фонды арасында хезмәттәшлек турында килешү кысаларында инвестицион проектларны тормышка ашыру турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International