Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Президенты Европа-Татарстан чиста технологияләр фонды җитәкчелеге белән очрашты
2012 елның 5 июле, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән фонд җитәкчлегенең очрашуында Европа-Татарстан чиста технологияләр фонды катнашында Татарстанда тормышка ашырыла торган перспектив проектлар турында сөйләшенде. Очрашуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, вице-премьер – республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры, “Связьинвестнефтехим” ААҖ генераль директоры Валерий Сорокин, шулай ук компаниягә нигез салучы Йохен Вермут җитәкчлегендә “Wermuth Asset Management” компаниясе делегациясе катнашты.
Европа-Татарстан чиста технологияләр фонды 2011 елда Татарстан һәм “Wermuth Asset Management” Германия компаниясе тарафыннан оештырылган. Фондның төп максаты – Татарстанга чит илнең югары технологияле компанияләрен җәлеп итү, республикада энергия саклау, яңадан булдырыла торган энергия чыганаклары, калдыкларны эшкәртү өлкәсендәге эшләнмәләрне кулланып, җитештерү булдыру.
Бүгенге очрашу вакытында “Wermuth Asset Management” компания вәкилләре, аерым алганда, Иннополис проектын ясаганда һәм төзегәндә чиста технологияләрне кулланырга тәкъдим итте.
Татарстан Президенты тәкъдимне хуплады һәм хәзерге вакытта яңа шәһәрне җентекләп проектлауның баруын, аның барышында энергия ресурсларын саклау технологияләрен куллануны карарга кирәклеген билгеләде. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов Иннополиста бүлмәләрне җилләтү һәм җылыту өчен җылылык насосларын кулланырга тәкъдим итте.
Шулай ук, Татарстанда тормышка ашыру өчен, авыл хуҗалыгы сәнәгатенә калдыкларны эшкәртү һәм агач эшкәртү сәнәгатенә биогаз проектлары тәкъдим ителде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың мондый биогаз җайланмалары проектлары белән кызыксынуын раслады. Республика башлыгы фикеренчә, Яшел Үзәндәге фанер җитештерүдә бик күп агач калдыклары бар, моннан тыш, җайланмаларны дуңгыз һәм кош фермалары янына урнаштырырга була, моның белән калдыкларны утильләштерү мәсьәләсе хәл ителә.
Энергия саклау турында әйткәндә, Рөстәм Миңнеханов тулай төбәк продуктының энергия сыешлылыгын киметү буенча соңгы 12 ел эчендә републиканың уңышларын билгеләп үтте.
“Безнең фондның эше чиста технологияләрне җәлеп итүдән гыйбарәт, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Безгә Иннополис, шәһәр төзелеше, энергияне нәтиҗәле җитештерү буенча партнерлар кирәк”.
Татарстан Президенты фонд эшенең конкрет юнәлешләре турында сөйләшү өчен берничә эш төркемнәре булдырырга кушты. Очрашуда катнашучылар конкрет проектлар турында җентекләп сөйләшү өчен сентябрь башында очрашырга килештеләр.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды, анда 2025 елга йомгак ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2025 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз