Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Актанышта ТР Президенты катнашында агросәнәгать комплексы мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә уза
2012 елның 6 июле, җомга
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының авыл хуҗалыгы берләшмәләрен югары квалификацияле белгечләрне җәлеп итүгә стимуллаштыру турындагы идеясен хуплады. Бу мәсьәлә бигрәк тә Россиянең Бөтендөня сәүдә оешмасына кергәндә, үзебездә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен көндәшлелеккә ия итү буларак бигрәк тә актуаль. Бу проблема бүген Актаныш муниципаль районында агросәнәгать комплексы мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәсе кысаларында оештырылган агросәнгать күргәзмәсен караганда кузгатылды.
Хәзерге вакытта республиканың күп хуҗалыкларында квалификацияле агрономнарны җәлеп итү проблемасы кискен тора. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының тәкъдиме штатта агрономнары булмаган һәм 1 мең гектардан артык җир эшкәртүче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме күрсәтмәүдә чагыла. Бүгенге көндә республикада андый хуҗалыклар бар. Рөстәм Миңнеханов министрлык позициясе белән килеште һәм әлеге инициативаны хуплады.
“Башак” хуҗалыгы кырларында оештырылган күргәзмәне караганда, ТР Президенты авыл хуҗалыгы техникасы үрнәкләре, игенчелек, үсемлекчелек һәм терлекчелек өлкәсендәге яңа технологик эшләнмәләр белән танышты. Моннан тыш, республика башлыгы Рәдиф Исламхуҗинның гаилә терлекчелек фермасында булды. Хәзерге вакытта хуҗалыкта 30дан артык мөгезле эре терлек, шул исәптә 24 савым сыеры бар. Беренче ярты елда фермада 680 центнер сөт җитештерелгән, бер сыердан уртача көнлек савым 15 литр тәшкил итә. Хуҗалыкта 3 кеше генә эшли, уртача хезмәт хакы 13 мең сум тәшкил итә.
Бу минутларда Актанышта республика семинар-киңәшмәсенең пленар утырышы уза.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз