Хөкүмәт йортында Универсиадага транспорт инфраструктурасы объектлары төзелеше, транспорт объектларында иминлекне тәэмин итү мәсьәләсе каралды

2012 елның 10 июле, сишәмбе
Казанда 27 нче җәйге Бөтендөнья Универсиадасы ачылышына бер елдан азрак вакыт калып бара. Калган вакытны хәзер әзерлек эшләрендә тагын да нәтиҗәлерәк файдаланырга кирәк булачак. Бүген ТР Хөкүмәт йортында РФ транспорт министры Максим Соколов рәислегендә узган киңәшмәдә шуңа басым ясалды. 2013 елгы Казан Универсиадасына транспорт инфраструктурасы объектлары төзелеше, транспорт объектларында иминлекне тәэмин итү киңәшмәдә күтәрелгән төп тема булды. Ул РФ Президенты киңәшчесе Игорь Левитин, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Илдар Халиков, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һ.б.катнашында узды.
РФ транспорт министры бүген Казанга сәфәрен нәкъ менә Универсиада кунакларына һәм спортчыларга хезмәт күрсәтәчәк инфраструктура белән танышудан башлады. Киңәшмәнең ачылышында ул күргәннәреннән канәгать калуын һәм башкарылган төзелеш эшләренең күләменә, аларның сыйфатына, контроль эшенә соклануын белдерде. Максим Соколов төзүчеләр, транспортчылар, иминлекне тәэмин итүче хезмәтләр калган вакыт эчендә инфраструктура объектлары төзелешен тәмамлауга һәм Универсиаданы уздыруга тагын да зуррак җаваплылык белән килерләр дигән ышаныч белдерде.
Бөтендөнья студентлар спорты ярышларына кадәр Татарстан башкаласының урам-юллар челтәрен тулысынча тәртипкә китерү, төзекләндерү эшләренең барышы хакында бүгенге киңәшмәдә Казан мэры Илсур Метшин хисап тотты. Ул Казанда 2010 елда урам-юллар челтәрен үстерү буенча максатчан программа гамәлгә ашырыла башлавына басым ясап, миллионнан артык халкы булган Казанда моңарчы нибары 13 җир асты һәм 9 җир өсте кичүе, 9 юлъаергыч булуын искәртеп узды. Ул соңгы 7 елда башкала урамнарында автомобильләр санының ике тапкырга артуын, бу тенденциянең дәвам итүен, бүген калада 300 меңнән артык автомобиль теркәлүен җиткереп, юллар җитмәү проблемасының бик актуаль булуын әйтте.
“Шәһәрнең транспорт инфраструктурасы үсешенә 2009 елда ук 152 млрд. сум таләп ителә иде. Шуның 99,5 млрд сумы - 2013 елга кадәр. “Бу бик зур саннар. Федераль үзәк һәм республика җитәкчелеге ярдәмендә бу проблеманы чишүдә зур адымнар ясадык”, - ди ул.
Илсур Метшин ассызыклаганча, Универсиадага Казанның урам-юллар челтәрләрен әзерләү план, үз эченә 11 юлъаергыч, 41 җәяүлеләр кичүе төзелешен, реконструкциясен ала. Шулай ук Гомуми озынлыгы 65,1 км булган 23 шәһәр юлын реконструкцияләү һәм төзү, шәһәрнең 64 урамын капиталь төзекләндерү каралган. Программаны финанслауның гомуми күләме 309 млрд сум, шуның 29,8 млрд сумы бүген инде алынган. “Вакытның кысуына карамастан, эшләр расланган график нигезендә бара”, -дип ассызыклады мэр. 2012 елның беренче яртысына каралган план 92 процентка үтәлгән. Илсур Метшин бүген планга кертелгән 11 юлъаергычның 5 сенең инде автомобильләр хәрәкәте өчен ачык булуын хәбәр итте. Тагын 5 сендә эш график буенча бара. Республика көненнән дә соңга калмыйча, шуларның икесендә - Җиңү Проспекты-Зорге киселешендә, Оренбург тракты – Ферма шоссесы узелындагы юлъаергычта транспорт хәрәкәте ачылачак.
Илсур Метшин быелгы сезонда башкала урамнарының 65 участогында -барлыгы 123 км озынлыкта реконструкция һәм төзелеш алып барылуы хакында да бәян итте. Хәзергә юл эшләре 14 объектта тәмамланган. Тагын 14 объектта юл өслеге ремонты башкарылган. Хәзер 32 юл участогында эш бара.
Мэр Казанның иң мөһим транспорт артериясе булган Ленин дамбасын комплекслы реконструкцияләүгә аерым тукталды. Хәзер генераль подрядчы иске күперне сүтүгә керешкән. 2013 елга аның урынында өч күперле юлъаергыч калкып чыгачак. Биредә хәрәкәт 9 полоса буенча оештырылачак. Шулай ук аның Батурин урамын Кремль яр буе белән тоташтыручы тоннель участогы, Батурин урамы белән Ярминкә мәйданы ягына җәяүлеләр кичүе төзеләчәк. Ике эстакадалы беренче күпер биредә быел сафка басарга тиеш. Ә объект тулысынча 2013 елның язына әзер булырга тиеш.
“Казанда транспорт инфраструктурасы объектларының төп өлеше Зур Казан боҗрасы проекты кысаларында сафка бастырыла. Боҗраның 5,5 км да бүген эшләр тәмамланган. Быел бурыч – Зур Казан боҗрасы озынлыгын 26,9 км га җиткерү, Ямашев проспекты аша Оренбург трактына һәм Җиңү Проспектына барып җитү”, - ди мэр.
Илсур Метшин Универсиадага яңа 3 метро станциясенең сафка басачагын, башкалада җәмәгать автобусларының кимендә яртысының “Нефаз” һәм “МАЗ” автобуслары белән яңартылачагын искәртте.
“Казан-2013” Башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов теманы дәвам итеп, Универсиадага 525 автобус кайтарылачагын хәбәр итте. Шуның – 344е туристлык автобуслары, 38 е- микроавтобус, 143 е– шәһәр автобуслары булачак. Автобусларның бер өлеше инде быел көзгә Сочида узачак тест ярышларында сынау өчен кайтарылачак. Леонов сүзләренә караганда, Универсиада кунаклары һәм спортчылар хәрәкәте өчен 132 маршурат әзерләнгән. Һәр маршрут ТР буенча ЭЭМ, ЮХИДИ идарәсе белән килештерелгән.
Ул шулай ук бүген “Казан” аэропортында масштаблы реконструкция баруына тукталып, Һава транспорты буенча федераль агентлыкның Владивостоктагы АРЕС саммиты тәмамланганнан соң, анда кулланылган җиһазларны һәм аэропортлар өчен махсус техниканы Казанга китерү мөмкинлеген каравын җиткерде. Леонов фикеренчә, мәсьәлә уңай хәл ителгәндә, ул аэропортта хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртачак. Универсиада чорында очкычларның даими рейслар саны артачагы хәбәр ителде. Киңәшмәдә Универсиадага шәхси транспортта килүче кунаклар өчен парковка зоналары булдыру хакында да сүз барды.
ТР Премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәровның транспорт объектларында иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре хакында чыгышы тыңланды.
Соңыннан ТР икътисад министры кунакларга Мидхәд Шаһиәхмәтов Кама инновацияле транспорт-поизводство кластеры үсеше хакында мәгълүмат бирде.
Киңәшмә ахырында ТР буенча Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының “Булгария” теплоходы һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә һәм эзләү-коткару операциясендә катнашкан бертөркем хезмәткәрләренә РФ дәүләт бүләкләре тапшырылды. Аларга “Батырлык өчен” медальләрен, “I дәрәҗә Ватан алдындагы казанышлар өчен” һәм “II дәрәҗә Ватан алдындагы казанышлар өчен” орденнары медальләрен РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International