Татарстанда “Булгария” фаҗигасе корбаннары истәлегенә мемориал ачылды

2012 елның 10 июле, сишәмбе
Бүген Идел елгасының Кама Тамагы районы Сөйки авылы янында, нәкъ бер ел элек “Булгария” теплоходы баткан урында фаҗига корбаннары истәлегенә мемориал ачылды.
Бу чарада РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, РФ транспорт министры Максим Соколов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, ТР Президенты Рөстәм Миңнеанов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, һәлак булучыларның туганнары, дин әһелләре, капитан Роман Лизалин җитәкчелегендә “Арабелла” теплоходы коткаручылар экипажы катнашты.
Комплекс хәтер диварыннан һәм үзәк мәйданнан, шулай ук часовня һәм мәчеттән тора. Хәтер диварына баткан теплоход сурәте ясалган һәм һәлак булган 122 кешенең исемнәре язылган.
Мемориал комплексны ачу алдыннан фаҗига корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Михаил Бабич үз чыгышында: “Бер ел элек бу урында булган фаҗига безнең ил гражданнарының кайгысына әйләнде. Бүген кайгыны белдерү өчен сүзләр табу кыен. Шулай ук үз эшләренә салкын карауны һәм башбаштаклыкны акларлык сүз дә юк. Бүген без ачкан комплекс һәлак булучылар истәлегенә куелган мемориал гына түгел, ул коткару операцияләре үткәргән кешеләрнең батырлык үрнәге дә”.
“Фаҗига ничек булган шулай бар, - дип дәвам итте Рөстәм Миңнеханов. – Мемориал комплекс бу фаҗигадә һәлак булучылар истәлеге. Бу зур фаҗигане бернинди сүз, бернинди гамәлләр белән дә аклап булмый. Федераль хөкүмәт, РФ Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы тарафыннан барлык чаралар да күрелде, бу ведомство җитәкчеләре бүген безнең белән”.
Фаҗига урыны кайгы һәм якыннарын югалту ачысы белән сугарылган иде. Чарада катнашучылар диварга чәчәкләр, фотолар, уенчыклар куйды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International