Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: Татарстанны Израиль белән сәламәтлек саклау, мәгариф, инновацияләр өлкәләрендә хезмәттәшлек кызыксындыра
2012 елның 11 июле, чәршәмбе
Татарстан Республикасын Израиль дәүләте белән сәламәтлек саклау, мәгариф, инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итү кызыксындыра. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Израиль Дәүләтенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Дорит Голендер белән очрашуда белдерде.
ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда Татарстан ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов, “Федераль еврей милли-мәдәни автономиясе” иҗтимагый оешмасы президенты, Татарстан еврей милли-мәдәни автономиясе президенты Михаил Скоблионок катнашты.
Республика башлыгы Дорит Голендерне сәламләп, Татарстанда 100дән артык милләт һәм төрле дин вәкилләре дус һәм килешеп яши дип белдерде. Ул республикада еврей җәмгыяте актив эшчәнлек алып бара диде. Шулай итеп, шәхси-дәүләт партнерлыгы принцибында гомумбелем бирү мәктәпләрендә ремонт башкарыла. Узган елның июнь аенда Казанда Халыкара еврей музыкасы фестивале уңышлы узды.
Рөстәм Миңнеханов республикага төрле юнәлеш буенча белгечләрнең, шул исәптә медицина хезмәткәрләренең, инновацион тармак белгечләренең квалификацияләрен арттыру кызыклы дип билгеләп үтте. Казанның Наноразмер технологияләре үзәге белгечләре Израильдә әзерлек узуын белдерде.
“Бүген мәгариф өлкәсендә күп илләр белән мөнәсәбәтләр урнаштырырга телибез, - диде ТР Президенты. – Студентлар һәм белем бирү программалары белән алмашу буенча эшләр бара. Без шулай ук Израиль белән мәгариф үзәкләре булдыру һәм халыкара дипломнар алу буенча да хезмәттәшлек итү белән кызыксынабыз”.
Израиль Дәүләтенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Дорит Голендер потенциалны үстерү, хезмәттәшлекне ныгыту зарур дип белдерде. Аның фикеренә караганда, мәдәни элемтәләрне ныгыту мөһим. Израиль Татарстанда кино фестивале үткәрергә, башка мәдәни чараларны оештырырга әзер дип белдерде илче. Ул, аерым алганда, 2011 елда Израильдә Татар музыкасы фестивале уңышлы узуын билгеләп үтте.
Дорит Голендер Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны Израиль дәүләтенә ил турында күбрәк белергә, җайга салынган элемтәләрне ныгытырга чакырды.
Очрашуда яклар Казаннан Израильнең бер шәһәренә туры авиаочыш булдыру мәсьәләсе буенча фикер алышты. Рөстәм Миңнеханов бүген Казаннан Төркия, Германия, Берләшкән Гарәб Әмирлекләренә һ.б. илләргә туры авиочыш җайга салынган дип ассызыклады.
Очрашу ахырында яклар истәлекле сувернирлар белән алмашты.
ТР Министрлар Кабинеты
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз