Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов "Кабан күле серләре" фильмын төшерү урынында булды
2012 елның 12 июле, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда “Кабан күле хәзинәләре” кинофильмын төшерү мәйданчыгында булды. Республика башлыгы төшерү төркеме вәкилләре белән аралашты һәм төшерү урыннарын карады. Республика башлыгы өчен төшерү мәйданчыгы буйлап экскурсияне фильмның генераль продюсеры Вадим Быркин уздырды.
ТР Президенты фильмда төшүче актерлар - Алексей Воробьев, Эльвира Ибраһимова, Сергей Шакуров һ.б. белән очрашты. ТР Президенты актерларның киенү-бизәнү бүлмәләре һәм төрле техник җайланмалар урнашкан махсус төшерү трейлерларын карады. Монда Татарстан башлыгына яңа фильмның беренче трейлеры тәкъдим ителде.
Вадим Быркин сөйләвенчә, авторлар идеясе буенча, фильм “Необыкновенные приключения итальянцев в России” совет кинофильмын хәтерләтергә тиеш. Сюжет буенча “Кабан күле хәзинәләре” геройлары да Явыз Иван чорында күл төбендә югалган хәзинәне эзлиләр. Моннан тыш, яңа фильмда үзенчәлекле тарихи күргәзмәләр була.
Продюсер сүзләренчә, фильмны төшерү эшләре Казанның иң матур урыннарында – Кремльдә, Казансу буенда, Кабан күлендә барган. Төшерү эшләрендә һәр көнне Мәскәүдән һәм Татарстаннан якынча 150 кеше эшли, якынча 20 махсуслаштырылган төшерү техникасы җәлеп ителгән. Вертолеттан төшерү инде булган, ә августта фильмның кайбер өлешләрен су астында төшерергә планлаштырыла. План буенча Казанда төркемнең эше 6 августка кадәр дәвам итәчәк.
Татарстан Президентына фильмның генераль продюсеры хәбәр итүенчә, фильм Универсиада алдыннан кинотеатрларда һәм телевидениедә күрсәтелсен өчен, 2013 елның март аенда маҗаралы комедияне прокатка чыгару планлаштырыла. Уйлап табучылар нияте буенча, “Каба күле хәзинәләре” Казанга өстәмә туристларны җәлеп итәчәк.
Рөстәм Миңнеханов фильмны төшерү мәйданчында булу соңында төшерү төркеме вәкилләре белән фотога төште.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз