“Килешү төзегәннән соң республика белән мөнәсәбәтләр юнәлеше киң күләмле булачак, дип билгеләп үтте Герман Греф журналистларга биргән әңгәмәсендә. – Рөстәм Нургалиевич бергә эшли торган юнәлешләрнең кайберләрен киңәйтү кирәк булуга игътибар юнәлтте. Без бу мәсьәләгә җитди игътибар бирәчәкбез. Россия Саклык банкы продукциясенең яңа линиясен кертү буенча Татарстан беренче төбәк булачак. Без республика белән хезмәттәшлек итүдән канәгать”. Греф сүзләренә караганда, килешүне гамәлгә куюның беренче нәтиҗәләрен кече һәм урта бизнес вәкилләре, шулай ук авыл хуҗалыгы житештерүчеләре сизәчәк.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Саклык банкы ТР да иң заманча технологияләрне тормышка ашыра. “Бүген килешү имзалап, кече һәм урта эшмәкәрлек, инфраструктура, социаль проектлар, кадрлар әзерләү һ.б. буенча да бергә эшләячәкбез. Бу килешү безнең эшчәнлек кырын киңәйтә, - дип ассызыклады ТР Президенты. Иң мөһиме – электрон элемтә, электрон краталар буенча эш башкару. Бу юнәлешләр буенча эш яхшы нәтиҗә бирер һәм кешеләр моны сизәр дип өметләнәм”.
Татарстан башлыгы сүзләренә караганда, Кама сәнәгать кластерында хезмәттәшлек итүне ныгыту буенча килешү төзелгән. “Без 3 тапкырдан артык үсү бурычын куябыз. Ә җитди партнердан, кушылудан башка бу мәсьәләне хәл итү мөмкин түгел”, - диде ул.
Бүген Казанда Пушкин исемендәге концерт залында МХО буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе, Татарстан Республикасы буенча элеккеге федераль инспектор, легендар генерал Ренат Тимерҗанов белән хушлашу тантанасы узды.
Гражданнар панихидасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Эчке эшләр министрлыгының РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлекне җайга салуны җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов, Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең элеккеге башлыгы (1998-2004 елларда) Александр Гусев, Ренат Тимерҗановның туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләре катнашты.