Алексей Песошин “Йолдызлык” яшьләр фестиваленең гала-концертында булды

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Йолдызлык” яшьләр фетивалендә катнашучыларга алга таба да иҗади уңышлар теләде.

Бу чара гадәттәгечә “Пирамида” күңел ачу комплексы мәйданчыгында узды.

Алексей Песошин кунакларга һәм фестивальдә катнашучыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләвен укыды.

“Хөрмәтле дуслар! “Йолдызлык” яшьләр хәрәкәте инде ике дистә еллар үсештә. Миллионнан артык катнашучылар аның мәктәбен узды. Төрле еллардагы күп җиңүчеләре танылу алдылар. “Йолдызлык” концертлары күп шәһәрләрдә уңышлы бара. Бу хәрәкәт республикабыз яшьләренең визит карточкасы булып тора. Ышанам, фестивальдә катнашучылар алга таба да тамашачыларны югары башкару осталыгы, талантлары белән таң калдырыр”.

Алексей Песошин, үз чиратында, фестивальне оештыручыларга рәхмәт белдерде.

“Сезгә киләчәктә иҗади уңышлар, темпны түбән төшермәскә, бары тик алга гына барырга телим!”, - диде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International