Айрат Нуретдинов Татарстан Президенты ярдәмчесе итеп билгеләнде

2012 елның 17 июле, сишәмбе

ТР Президентының 2012 елның 16 июлендә дөнья күргән 329 нчы карары нигезендә, Айрат Рәфкать улы Нуретдинов ТР Президенты ярдәмчесе итеп билгеләнде. 
Айрат Рәфкать улы Нуретдинов 1971 елның 11 ноябрендә Татарстан АССРның Бөгелмә шәһәрендә туа. 1994 елда “радиофизика һәм электроника” белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлый.
Хезмәт эшчәнлеген 1995 елда “Алида-Про” (Казан) фирмасы фонд кибете идарәчесе буларак башлый. 1996 - 2006 елларда - Казан шәһәре хакимиятенең Коммуналь милек белән идарә комитетында 1 нче категорияле белгеч, әйдәп баручы белгеч, бүлек җитәкчесе, рәис урынбасары, комитет рәисе. 2006 елда Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнә. 2007-2009 елларда Казан шәһәре Киров районы хакимияте башлыгы вазифасын били. 2009 елдан- ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары. “Татарстан Республикасы атказанган икътисадчысы” дигән мактаулы исемгә ия, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International