Татарстан Президенты Горький тимер юлы җитәкчесе белән очрашты

2012 елның 18 июле, чәршәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда “Россия тимер юллары” ААҖ филиалы - Горкий тимер юлы җитәкчесе Анатолий Лесун белән очрашты.

Очрашуда ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, республика транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Горкий тимер юлы җитәкчесе урынбасары Александр Черемнов катнашты.

Алар “Казан” аэропорты белән тимер юл вокзалы арасында интермодель ташуларны оештыру проектын гамәлгә кую буенча фикер алыштылар. Искәртеп узабыз, проектның гомуми бәясе 11 млрд. сум тәшкил итә, бүгенге көндә акчаның 60 проценттан артыгы сарыф ителгән. “Россия тимер юллары” ААҖ нең модернизацияләнгән яңа тармагын 2012 ел ахырына кадәр тапшырырга ниятлиләр. Нәтиҗәдә, Казан үзәгеннән аэропортка тиз йөрешле электричкада 20 минутта барып җитеп булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International