Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Казандагы Генераль консулы белән очрашты

2012 елның 18 июле, чәршәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Казандагы Генераль консулы Әхмәт Акынты белән очрашты. Хөкүмәт йортында узган очрашуда ТР Президентының тышкы элемтәләр департаменты директоры Эдуард Хәбибуллин катнашты.

Тиздән Генераль консулның Татарстан башкаласындагы эшчәнлеге тәмамлана. Рөстәм Миңнеханов Әхмәт Акынтыга актив эшчәнлеге һәм Татарстан-Төркия арасындагы мәдәни, икътисади багланышларны үстерүгә керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерде. Татарстан башлыгы Акынтының Төркиянең “Кастамону Энтегре”, “Sisecam” компанияләренең эре проектларын республикада уңышлы тормышка ашыруга зур өлеш кертүен белдерде.

Әхмәт Акынты, үз чиратында, Татарстан җитәкчелегенә Казандагы эшчәнлек чорында үзенә булган җылы мөнәсәбәт өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Генераль консул Татарстанда эшләүне намус эше дип саный.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International