Павел Астахов: “Татарстанның уңай тәҗрибәсен башка төбәкләр белән уртаклашу зарур”
2012 елның 18 июле, чәршәмбе
Октябрь башында Казанда РФ субъектларында бала хокуклары буенча вәкилләрнең VI Бөтенроссия съезды уза. Бу хакта бүген журналистларга РФ Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкил Павел Астахов ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашудан соң белдерде.
Бүген 2011 елда Татарстанда үткәрелгән тикшерүдән соң РФ субъектларында бала хокуклары буенча вәкилләр комиссиясе тарафыннан калдырылган тәкъдимнәр буенча эш нәтиҗәләре күрсәтелде, дип билгеләп үтте Павел Астахов.
“Мине Татарстанда табылган проблемалы мәсьәләләрне хәл итү кызыксындырды. Без һәр пункт буенча җавап кына түгел, ә башкарылган эшләр буенча дәлилләр дә алдык”, - дип ассызыклады балалар омбудсмены. Аерым алганда, бик аяныч хәлдәге “Росток” психологик ярдәм үзәге ремонтына 14 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелде”, дип билгеләп үтте ул.
“Хәзер биредә ремонт бара, әлеге уникаль үзәк балаларга һәм аларның ата-аналарына ярдәм итә. Бу Татарстанда балалар суицидлары очраклары арту сәбәпле әһәмияткә ия”, - дип билгеләп үтте П.Астахов. Моннан тыш, ул Татарстанда клиник психолог, психиатр һәм суицидолог кебек белгечлекләр буенча укыту курслары үткәрелүдән канәгать булуын белдерде. Балалар һәм ата-аналар, укытучылар өчен суицид очракларын кисәтү максатынан җыелышлар үткәрелә һәм планлаштырыла.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.