Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Бабич: «Казандагы җинаятьне террорлык акты буларак карыйбыз”
2012 елның 19 июле, пәнҗешәмбе
Бүген Казанда кылынган җинаять террорлык акты буларак карала. Бу хакта бүген Казанда журналистларга РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Вәлиулла Якупов үтерелү һәм ТР мөфтие Илдус Фәизовка һөҗүм ясалу фактын шәрехләде.
Искәртеп узабыз, ТР да хокук тәртибе урнаштыру буенча координацион киңәшмә узды. Утырышта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
“Киңәшмәдә сүз җинаятьне тикшерү барышы турында барды. Көч структуралары җитәкчеләре нинди эшләр башкарулары, нинди версияләр булуы, нинди чаралар күрелүе хакында белдерде, - дип билгеләп үтте Бабич. – Моннан тыш якын арада, кыска вакытта нинди чаралар күрергә кирәклеге турында сүз барды, җинаять кайнар эзләр буенча ачылмаса да, шик астына алынучылар булу зарур. Алардан сорау алып эшне ахырына кадәр җиткерү мөмкин”.
“Төрле версияләр турында әйтмим. Бары тик Җинаять эше “Үтерү” һәм “Террорлык акты” маддәләре буенча кузгатылды дип кенә әйтә алам. Барлык оператив-тикшеренү чаралары закон буенча планлаштырылачак”, дип ассызыклады Тулы вәкаләтле вәкил.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз