Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов белән Владимир Мау Татарстанда Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең җәйге мәктәбен ачтылар
2012 елның 23 июле, дүшәмбе
22-29 июль көннәрендә Татарстанда беренче тапкыр Президент академиясенең җәйге кампусы уза. Чараны РФ Президенты каршындагы академия, Татарстан Хөкүмәте һәм АКИГ компанияләр төркеме оештыра. Кампус ул - белем бирү форумы. “Казан” тау чаңгысы комплексына РФ Президенты академиясеннән, Татарстан вузларыннан 200ләп иң яхшы студент, “Россиянең тотрыклы киләчәге” Бөтенроссия конкурсында катнашучылар җыелган. Әйтергә кирәк, 50 студент республика югары уку йортларында белем ала.
Бүгенге ачылыш тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президенты каршындагы академия ректоры Владимир Мау һәм башка рәсми затлар катнашты.
“Хыяллар чынга аша. Минем яшьрәк хезмәттәшләрем кампус оештыру тәкъдиме белән чыккач, мин, бу оештыру ягыннан катлаулы мәсьәлә дип, икеләнеп калган идем, аны Татарстанда үткәрү тәкъдиме яңгырагач, бу эшнең уңышлы килеп чыгачагында шик калмады. Кичә бирегә килгәч, барысы да искиткеч булуына инандык”, - дип Владимир Мау Рөстәм Миңнехановка мондый мөмкинлек өчен рәхмәтен җиткерде һәм кампусны биредә ел саен оештырырга әзер булуына да ишарәләде.
Президент исә сәламләү чыгышында кампусның Татарстанда үткәрелүе республика өчен дә зур горурлык булуын ассызыклап үтте. Рөстәм Миңнеханов биредә IT-шәһәр төзеләчәге, киләсе елда Универсиада кабул итүгә әзерлек, шулай ук Казанның 2015 елда Казанда узачак Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына һәм 2018 елда көтеләчәк Футбол буенча дөнья чемпионатында катнашырга әзерләнүе турында сөйләде. “Без сезне биредә кунак булып кына күрергә түгел,үзегезнең сәләтләрегезне ачып, мөмкинлекләрегезне тормышка ашыруыгызга да шат булыр идек”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Җәйге кампус программасы булачак икътисадчылар, финансистлар һәм дәүләт хезмәткәрләре өчен интенсив укуны, танылган дәүләт эшлеклеләре һәм эшмәкәрләр белән генә очрашуны түгел, актив ялны: спорт чараларын, экскурсия һәм дискотекаларны үз эченә ала. Ил белән киләчәктә идарә итәргә теләүче студентлар өчен РФ Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Андрей Воробьев, РФ элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Киров өлкәсе губернаторы Никита Белых һ.б. лекцияләр курсын укыячак.
Бүгенге очрашу дәвамында студентлар Рөстәм Миңнехановка һәм Владимир Мауга күпсанлы сорауларын яудырды.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз