Рөстәм Миңнеханов “Danone-Юнимилк” компаниясе вәкилләре белән очрашты

2012 елның 23 июле, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “DANONE-Юнимилк” компаниясенең интеграция буенча вице-президенты Стефан Кусте һәм “Юнимилк” компаниясе” ААҖ нең “Волга” дивизионы директоры Анатолий Арнаутов белән очрашуда авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикерләште.

Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды. Анда республика ягыннан ТР Премьер –министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президентынң икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнашты.

Яклар агросәнәгать комплексында, аерым алганда, сөт продукциясен эшкәртү өлкәсендә хезмәттәшлек итү буенча фикер алышты. Рөстәм Миңнеханов “Юнимилк” вәкилләренә республикада сөт сәнәгате, сөт җитештерү үсеше, шулай ук савым сыерлары баш санын арттыру өчен башкарылган эшләр турында сөйләде. Ул шулай ук бүген республикада шәхси һәм фермерлык хуҗалыкларын үстерүгә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International