Хәзерге вакытта уку йортларын тәмамлаган 252 эшсез гражданин исәпләнә

2012 елның 24 июле, сишәмбе
Бүген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта, 2012 нче елның 23 июленә ТР халкының мәшгульлек хезмәте органнарында учетта торган эшсез саналган уку йортларын тәмамлаучылар турында мәгълүмат җиткерде.

Хәзерге вакытта уку йортларын тәмамлаучылардан эшсез гражданиннар саны 252 кешене тәшкил итә. Аларның 137 се – югары уку йортларыннан, 77се – урта һөнәри һәм 38 е башлангыч һөнәри белем бирү учреждениеләреннән диплом алып чыккан.

Вузларны тәмамлаган, әмма эшсез йөрүчеләрнең һөнәри составы буенча, икътисадчылар – 25, юристлар – 23, менеджерлар – 23, инженерлар 23 кеше.

Урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең чыгарылыш укучыларыннан, 26 техник, 25 хисапчы һәм 5 икътисадчы эш таба алмаган. Башлангыч һөнәри белем бирү оешмаларын тәмамлаучылардан, 7 пешекче, 6 электромонтер, 3 лаборант, 3 штукатур эшсез дип танылган.

“Югары уку йортларын тәмамлаган эшсезләр сафында күпчелек өлеше – барлыгы 37 кеше Икътисад, идарә һәм хокук институтында белем алган. Казан федераль университетын тәмамлап эшсез йөрүчеләр – 18 кешене, Кама дәүләт инженер-икътисад академиясен тәмамлаучылар – 17 кешене һәм Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетын (КАИ) тәмамлап, эшсезлектән тилмереп йөрүчеләр 8 кешене тәшкил итә”, - дип хәбәр итте Клара Таҗетдинова.

Башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү системасына килгәндә, Түбән Кама технологик көллиятне тәмамлаган 8 кеше эшсезләр сыйфатында учетта исәпләнә. Урта һөнәри белем бирү челтәрендә Кама дәүләт автомеханик техникумының 4 чыгарылыш укучысы эшсез һәм Яр Чаллы икътисад-төзелеш көллиятен тәмамлаган 4 кеше шулай ук эшсез.

Эшсезләр структурасында 70 процент эшсез югары һәм урта һөнәри белем алган, 30 процент өлеше – эшче һөнәр ияләре. Клара Таҗетдинова әйтүенчә, югары уку йортларында гуманитар белгечлекләрне тәмамлаган укучыларның 70 проценты башка өлкәдә эшкә урнаша, техник белгечлек буенча укыган студентларның 30 процент өлеше алган һөнәре буенча эшкә урнашмый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International