ТР Президенты Польшаның Поморский воеводалыгы делегациясе белән очрашты

2012 елның 24 июле, сишәмбе
Бүген Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Польшаның Поморский воеводалыгы делегациясе белән очрашты. Делегациягә воеводалык маршалы Мечислав Струк җитәкчелек итә.

Рөстәм Миңнеханов очрашуны кунакларга Татарстан җиренә сәфәрләре өчен рәхмәт белдерүдән башлады, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. Татарстан Президенты күптән түгел Польшаның футбол буенча Европа чемпионатын кабул итүен, уеннарның Поморский воеводалыгы башкаласы Гданьскида узуын искә төшереп үтте. “Чемпионат лаеклы дәрәҗәдә узды, шушындый зур чараларны уздыру тәҗрибәсе Татарстан өчен дә кызыклы”, - дип искәртте ул.

Ул Татарстан делегациясенең Гданьскига сәфәре вакытында җылы кабул иткәннәре өчен, Мечислав Струкка рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Сездә барлык милләт вәкилләре традицияләрен, мәдәниятләрен саклау мөмкинлегенә ия булуын күрдек. Сездә Сабантуй уздыру, сәүдә йортын булдыру, Гданьски балаларының Татарстанда ялын оештыру – боларның барысы да безнең элемтәләрнең актив үсеше хакында сөйли”, -дип белдерде Татарстан башлыгы. Рөстәм Миңнеханов татар диаспорасына ярдәм күрсәтүләре өчен маршалга аерым рәхмәт белдерде.

Президент искәрткәнчә, Татарстанда инде 14 ел полякларның “Белый орел” җәмгыяте, католиклар мәхәлләсе (приход) эшли, Казан мәктәпләренең берсендә балаларга поляк теле өйрәтелә. Рөстәм Миңнеханов искәртүенчә, Татарстан белән Польша арасында товар әйләнеше күләме зур булуга карамастан, аның нигезендә нефть ята. “Ике арадагы элемтәләрне киңәйтү өчен, башка юнәлешләрне дә эзләргә, машина төзелеше, мәгариф, мәдәният өлкәләрендә дә багланышларны үстерергә кирәк. Сезнең сәфәр моңа билгеле бер этәргеч бирер дип уйлым”, -ди Рөстәм Миңнеханов.

Ул киләсе елда Казанда җәйге Универсиада узачагын искәртеп, әлеге воеводалык вәкилләренең дә Польша җыелма командасы составында анда катнашачагына өмет белдерде.

Поморский воеводалыгы маршалы, үз чиратында. Татарстан ягына җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренә караганда, бу сәфәр барышында делегация Казан федераль университеты белән элемтәләр урнаштырган. “Хезмәттәшлек итәр өчен кирәк булган дисциплиналарны билгеләдек”, -диде ул.

Мечислав Струк Польшага кайтуга делегация әгъзаларының Татарстан компанияләре белән хезмәттәшлеккә әзер булган фирмалар эзләргә керешәчәген ышандырды. Аның сүзләренә караганда, яклар биохимия, медицина, IT-технологияләр өлкәләрендә дә хезмәттәшлек итә ала. Энергетика белән энергия саклау да ике төбәк өчен уртак тема.

“Без “Идея”технопаркы белән таныштык. Гданьскидагы технопарк белән “Идея”нең хезмәттәшлек итәргә һәм тәҗрибә алмашырга бөтен мөмкинлекләре бар”, - дип белдерде Мечислав Струк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International