Илдар Халиков Казахстанның Актүбә өлкәсе хакиме урынбасары белән очрашты

2012 елның 25 июле, чәршәмбе
Бүген Казанда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм Казахстан Республикасының Актүбә өлкәсе хакиме урынбасары Марат Тагимов очрашты.

ТР Хөкүмәт Йортындагы очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Премьер-министрының тышкы икътисади эшчәнлек буенча ярдәмчесе Альфред Закиров катнашты.

Актүбә өлкәсе делегациясенең Татарстанга килүе күптән түгел ТР Премьер-министры Казахстанда Сабантуй бәйрәмендә булганда Илдар Халиковның Актүбә өлкәсе хакиме Архимед Мөхәмбәтов белән ирешкән килешүләренең нәтиҗәсе булды.

Исегезгә төшерик, Татарстан Хөкүмәте башлыгы Актүбә өлкәсе җитәкчелегенә ТРның сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында һәм медицинадагы тәҗрибәсен өйрәнергә тәкъдим итте.

Бу эшлекле сәфәр кысаларында делегация вәкилләре республиканың алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә - эре агрохолдингларда һәм гаилә фермаларында булачак. Шулай ук делегация вәкилләренә Татарстанның сәнәгать проектлары һәм республиканың алдынгы медицина учреждениеләре тәкъдир ителәчәк.

Бүген очрашу барышында элекке эшлекле сәфәр темасы белән бәйле мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Шулай ук Илдар Халиков Актүбәдә яхшы уздырылган Сабантуй өчен Актүбә өлкәсе җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.

Татарстан Хөкүмәте башлыгы Сабантуйны югары дәрәҗәдә уздырганнары өчен Нурсолтан Назарбаев исеменә ТР Президентының рәхмәт хатын тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International