Рөстәм Миңнеханов Карнеги Меллон университетының IT бүлеге җитәкчесе белән очрашты

2012 елның 25 июле, чәршәмбе
Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Американың Carnegie Mellon University iCarnegie бүлеге директоры Гил Таран белән очрашты. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда Татарстан Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, вице-премьер – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, республика мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров катнашты.

Карнеги Меллон университеты Питсбургта урнашкан һәм фән белән техника, бигрәк тә робототехника һәм ясалма интеллект өлкәсендә әйдәп баручы университетларның берсе булып санала. iCarnegie бүлеге IT өлкәсендә уку программалары һәм курслары, укытучылар методикасы эшләү белән шөгыльләнә.

Бүгенге очрашуда яклар университетның Иннополис-Казань IT-шәһәрен булдыру проектын гамәлгә куюда катнашу перспективалары буенча фикерләштеләр. Карнеги Меллон Иннополис территориясендә IT-университет ачу буенча төп партнер буларак карала.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Иннополис проекты киң күләмле, анда мәгариф өлкәсе зур роль уйнаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International