Рөстәм Миңнеханов Worldskills International башлыгы белән очрашты

2012 елның 26 июле, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Worldskills International халыкара коммерцияле булмаган оешма башлыгы Саймон Бартли белән очрашты. Очрашуда шулай ук Worldskills International халыкара хәрәкәтенең Россиядән рәсми делегаты Лидия Фролова, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, вице-премьер – Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин катнашты.

Дөньяның 61 илен берләштерүче Worldskills International оешмасы, бөтен дөнья буенча һөнәри белем статусының иң югары стандартларына ирешү максаты белән халыкара хезмәттәшлек оештыра. Оешма эшче һөнәрләр буенча дөньякүләм чемпионатлар үткәрү белән дә киң танылган. Россия ике ай элек – 2012 нче елның 17 маенда оешманың тулы хокуклы әгъзасына әверелә.

Очрашуны ачып җибәреп, Татарстан Президенты Worldskills International башлыгының Казанга визитының әһәмиятен билгеләп узды. “Сезнең белән хезмәттәшлек югары технологияле производстволар өчен яңа кадрлар әзерләргә ярдәм итәчәк”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Ел саен без эшче һөнәрләр буенча 120 меңгә кадәр кеше әзерләргә тиеш. Безгә төбәк үсеше динамикасына тәңгәл килүче хезмәт ресурслары балансы кирәк”.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан җитәкчелегенең Казанда эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатын үткәрергә әзер булуына ышандырды. “Без кирәкле инфраструктурага, югары технологияле производстволарга ия. Без мондый дәрәҗәдәге чаралар уздырырга әзер”, - дип билгеләп узды ТР Президенты, әмма чемпионатны Россиядә үткәрүгә заявка бирү хокукының федераль җитәкчелектә булуын искәртте.

Саймон Бартли сүзләренә караганда, Worldskills International дөньякүләм чемпионатлары эшче һөнәрләрне популярлаштыруга зур йогынты ясый. Ул республика делегациясен агымдагы елның октябрендә Бельгиянең Спа-Франкошаме шәһәрендә узачак эшче һөнәрләр буенча Ауропа чемпионатына чакырды.

Рөстәм Миңнеханов Россия һәм, аерым алганда, Татарстан өчен эшче һөнәрләр дәрәҗәсен күтәрү мөһимлеген ассызыклады. Шулай ук Президент сүзләренчә, хәзер республика җитәкчелеге ТР да башлангыч һәм урта һөнәри белем дәрәҗәсен арттыру буенча күләмле эш алып бара. “Заманча дөнья бик тиз үзгәрә. Базар ихтыяҗларына бәйле рәвештә, мәгариф тиз арада яраклашырга тиеш”, - дип саный ТР башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов WSI химаясе астында ярышлар гына түгел, башка чаралар оештыру зарурлыгын да билгеләп үтте. “Эшче һөнәрләр абруен күтәрергә кирәк, шуңа күрә Россия өчен сезнең шөгылегез бик файдалы”, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты Саймон Бартлига.

“Эшче һөнәрләрне популярлаштыру әле түбән дәрәҗәдә, бу мәсьәләдә Татарстан, яңа ысуллар, методикалар үзләштерелүче, WSI инициативалары эшкәртелүче Россия мәйданы була алыр иде”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

“Без профессиональ кадрларга мохтаҗ, без үзгәрергә, сезнең гаиләгезнең бер өлеше булырга телибез һәм сезнең ярдәмегезгә өметләнәбез”, - дип җөпләде Рөстәм Миңнеханов очрашу азагында.

Очрашу тәмамланганнан соң, мактаулы кунаклар журналистлар белән аралашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International