Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Данил Садыйковка үлгәннән соң “Батырлык ордены” тапшырылды
2012 елның 26 июле, пәнҗешәмбе
Агымдагы елның 5 маенда Чаллы шәһәренең Энтузиастлар бульварында булган фаҗига буенча җинаять эшен тикшерү тәмамланган. Якын көннәрдә материаллар судка юлланачак. Бу хакта бүген Казан Кремлендә узган чарада РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин хәбәр итте. Ул бала гомерен коткарганда һәлак булган 12 яшьлек Данил Садыйковның әти-әнисенә гаеплеләрнең лаеклы җәзасын алачагын ышандырды.
Агымдагы елның 12 июлендә РФ Президентының экстремаль шартларда кеше гомерен коткаруда күрсәткән батырлыгы өчен Данил Садыйковны үлгәннән соң “Батырлык ордены” белән бүләкләү турындагы Указы дөнья күргән иде. Тикшерү комитеты башлыгы бүген Казан Кремлендә Данилның әти-әнисе – Айдар һәм Наталья Садыйковларга шушы дәүләт бүләген тапшырды. Чарага Данилның кыз туганы Диана да килгән иде. Очрашу һәм бүләкләү чарасы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
Билгеле булганча, 12 яшьлек Данил Чаллының Энтузиастлар бульварында фонтанга егылып төшкән 9 яшьлек Андрей Чурбановны коткарыр өчен суга ташлана. Малайларны шул вакытта электр тогы суга. Якыннан узып баручы полициянең патруль-пост хезмәткәрләре бәлагә таручыларны судан чыгаруга ирешә, ләкин Данилның гомерен генә саклап калып булмый, ул хастаханәдә җан бирә. Урында тикшерү барышында фонтан территориясендә электр җиһазларын монтажлаганда иминлек таләпләренең исәпкә алынмавы ачыкланган иде. Әлеге фаҗига буенча “Затларның һөнәри вәкаләтләрен тиешенчә үтәмәве нәтиҗәсендә үлемгә китерү” дигән маддә буенча җинаять эше кузгатылып, аны тикшерүне РФ Тикшерү комитеты җитәкчелеге үз контроленә алган иде.
Улларын югалткан Садыйковларның күңел яралары ачык, күзләрендә яшь кипмәгән. “Әти-әнисенең нинди газаплар кичерүен күз алдына да китерергә кыен”,-ди Александр Бастрыкин. Аның белдерүенчә, малайның үз гомерен куркыныч астына куеп ярдәмгә ташлануы зур батырлык үрнәге. Моны кабатларга кайбер ир-атлар да сәләтле түгел. “Сыйныфташлары белән аралашканнан соң, Данилның бик гадел малай булганлыгы аңлашылды. Бу гаиләдәге тәрбиядән килә. Аның бу батырлыгы әти-әнисе биргән тәрбия нәтиҗәсе”, - дип ассызыклап, Александр Бастрыкин Россия Тикшерү комитеты исеменнән батыр йөрәкле малай тәрбияләгән өчен Айдар һәм Наталья Садыйковларга зур рәхмәт җиткерде.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында искәртеп узганча, тиешле тәрбия булмаган булса, мондый батырлык үрнәге дә булмас иде. Республика башлыгы малайның якыннарының кайгысын уртаклашып, республика,Чаллы муниципаль берәмлеге җитәкчелегенең аларга һәрвакыт ярдәмгә әзер булуын белдерде.
Чарада катнашучылар Данилны бер минут тынлык белән искә алдылар.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз