Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда Иннополисның җентекле мастер-планы тәкъдим ителде
2012 елның 1 августы, чәршәмбе
Бүген Татарстан җитәкчелегенә Казанда Иннополис яңа шәһәре төзүнең RSP Architects Сингапур компаниясе әзерләгән җентекле мастер-планы тәкъдим ителде. Мастер-планны ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, республика Хөкүмәте вәкилләре, министрлыклар, төзелеш һәм проектлау оешмалары җитәкчеләренә Хөкүмәт Йортында RSP Architects компаниясе директоры Лиу Тай Кер тәкъдим итте.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашуны ачканда агымдагы елның апрель ахырында Иннополисның мастер-планы проекты тәкъдим ителүен искәртте. Шул вакыттан алып, 3 ай дәвамында республиканың профильле министрлыклары, проектлау оешмалары белгечләре белән бергә RSP Architects Сингапур компаниясе тарафыннан мастер планны детальләштерү һәм эшләп бетерү буенча зур эш башкарылган. 9 июньдә яңа шәһәрнең нигезенә символик “флешка” салынды.
“Бүген Иннополис – федераль дәрәҗәдәге проект, - дип ассызыклады ТР Президенты. – Бу проект нигезендә ОЭЗ булдыруга гариза теркәлгән, һәм потенциаль резидентлар белән эш алып барыла. Шуңа күрә безгә мастер-планны әзерләү буенча эшне тулысынча тәмамларга кирәк”.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов IT-үзәкнең – Иннополисның беренче чиратының төп өлешен төзү проектын әзерләү кирәклеген искәртте.
RSP Architects директоры Лиу Тай Кер үзенең презентациясендә нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен Татарстан коллегаларына рәхмәтен белдерде. Аның сүзләренчә, Иннополис халкы 155 мең кеше, аларның 60 меңе - IT-индустрия компанияләре хезмәткәрләре булырга тиеш. Шәһәрнең мәйданы 20 кв. километр тәшкил итәчәк. Лиу Тай Кер Иннополисның коммерцияле, торак һәм иҗтимагый объектларын төзү һәм планлаштыру детальләре, яңа шәһәр инфраструктурасының үзенчәлекләре турында сөйләде.
Татарстан Президенты тәкъдим ителгән мастер-планны тулаем алганда хуплады. “Без бик күп кызыклы нәрсәләр күрдек, - дип белдерде Татарстан башлыгы. – Мастер-планны эшкә җибәрергә кирәк дип уйлыйм, бары тик берничә момент тагын бер кат сөйләшеп алуны таләп итә”.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз