Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2018/2019 ел җылылык бирү чорына Татарстан Республикасының җылылык-энергетика һәм торак-коммуналь оешмаларының һәм комплексларының эшенә йомгак ясалды

2019 елның 31 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында 2018/2019 ел җылылык бирү чорына Татарстан Республикасының җылылык-энергетика һәм торак-коммуналь оешмаларының һәм комплексларының эш йомгаклары һәм 2019/2020 ел җылылык бирү чорына әзерлек бурычлары турында фикер алыштылар.  

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратлары хезмәткәрләре,  республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль дәүләт хакимияте структураларының территориаль органнары җитәкчеләре, шулай ук республика муниципаль берәмлекләре башлыклары, торак-коммуналь комплекс оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Утырышны ачып, Алексей Песошин хәбәр иткәнчә: соңгы елларда көзге-кышкы чорның нормаль эш режимында узуы – муниципаль районнар җитәкчеләренең дә, шулай ук җылылык-энергетика станцияләренең, казаннарның һәм барлык торак-коммуналь комплексның әзерлеге өчен җааплы предприятиеләрнең һәм оешмаларның бу эшкә тулысынча җаваплы мөнәсәбәтләре нәтиҗәсе. 

Тулаем муниципаль берәмлекләр торак һәм социаль өлкә объектларына җылылык бирүне үз вакытында гамәлгә ашырдылар.  

Татарстан Республикасы бюджетыннан авария-техник запасны тулыландыруга авария-техник фондына 80,4 млн. сум акча кергән. Шул чорда 32,5 млн. сум тотылган.

Коммуналь хуҗалык системасын гадәттән тыш хәлләрдә электр энергиясе белән өзлексез тәэмин итү өчен, шулай ук бу очракларда мөһим объектларда электр энергиясе бирүне торгызу өчен Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы ТКХ предприятиеләре базасында 4 зона склады булдырган – Казан, Чистай, Нурлат шәһәрләрендә, Әлки авылында.

Дәүләт торак инспекциясе бу чорда 1 626 торак-коммуналь хуҗалык объектын тикшергән, 1 128 күрсәтмә бирелгән.

45 муниципаль берәмлектән 37се әзерлек паспорты алган. Казан шәһәре, Алькеевск, Аксубай, Зеленодольск, Тәтеш, Нурлат, Югары Ослан, Әлмәт  муниципаль районнары бу паспортларны билгеләнгән вакытта ала алмаганнар.

Төп нотык белән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады.

Утырышта тагын Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәтенең Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров, «Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев, «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин чыгыш ясады.

Кышкы чорда күп фатирлы йортларны эксплуатацияләүгә әзерлек турында Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International